Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
20 август 2018, 11:56

«Реаль эшләр» проекты чиклэрендэ Нөркә авыл җирлегендә төзекләндерү өмәсе үтте

«Реаль эшләр» проекты чикләрендә Нөркә авылының «Түбән оч» зиратында төзекләндерү өмәсе үтте.

«Реаль эшләр» проекты чикләрендә Нөркә авылының «Түбән оч» зиратында төзекләндерү өмәсе үтте.
Өмәдә 24 кеше катнашып, 5-6 сәгать эчендә зират кәртәләп алынды. Иске кәртәләр Беларусь арбасына тояп читкә чыгарылды. 158 метр озынлыкта профиль кагылды. Хатын-кызлар профиль һэм баганаларны буяуны оештырды. Ир-егетләр штакетникларны какты. Түбән оч зираты тулысынча кәртәләнеп бетте.
Һәр авылның мәңгелек йортының торышы шул төбәктә бүгенге көндә яшәүчеләрнең йөзе. Бакыйлыкка күчкән авылдашларын онытмаган, каберләрен тәрбияләп торган нөркәлеләрнең бу яклап йөзләре якты.

Читайте нас: