Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
9 август 2018, 12:05

“Реаль эшләр” проекты чикләрендә Иске Солтангол авылында зур өмә үтте

2015 елдан республикада тормышка ашырыла башлаган „Реаль эшләр” проекты чикләрендә районда күләмле эшләр башкарыла — дистәләрчә объект эшләнде һәм эшләнә. Проект Балтач җирендә быел да дәвам итә.

2015 елдан республикада тормышка ашырыла башлаган „Реаль эшләр” проекты чикләрендә районда күләмле эшләр башкарыла — дистәләрчә объект эшләнде һәм эшләнә. Проект Балтач җирендә быел да дәвам итә.
Иске Янбай авыл җирлеге программада актив катнаша. Быел янбайлылар алдан үткәрелгән халык җыенында Иске Солтангол авылы зиратын төзекләндерү турында килешкәннәр иде. Шушы көннәрдә зур өмә үткәрделәр. Җирлек башлыгы Рәзиф Ахунов үзе дә, шәхси тракторын эшкә кушып, өмәнең уртасында булды.
—Әйләнәгә 338 метр мәйданны биләгән зират рәшәткәсен төзекләндерү максатыннан 220 метр арага җитәрлек материал (профиль, профнастил, саморез) „Реаль эшләр” проекты чикләрендә сатып алынды. Тимер баганалар, тимер капка (ярымай белән) узган елда халык ярдәмен кушып утыртылган һәм урнаштырылган иде. Капканы тамырлары Чокалы авылыннан булган, Иске Балтачта яшәгән ир-егет, алтын куллы эретеп ябыштыручы Руналь Шәрипов эшләде, — дип безне эш барышы белән таныштырды Рәзиф Мөбәрәк улы. — Искергән рәшәткәнең калган өлеш халык ярдәме белән эшләнәчәк.
Өмә көнендә иске рәшәткәләрне сүтеп түктеләр, профильләрне эретеп ябыштырып, аларны буяуны оештырдылар. Буяуны авыл җирлеге бюджетыннан бүленгән акчага алганнар.
Өмәдә авылда яшәгән ир-егетләр дә, читтә төпләнгәннәр дә — барлыгы 14 кеше катнашты. Арада Аскыннан, Иске Балтачтан, Екатеринбург шәһәреннән кайткан төрле яшьтәге ир-егетләр бар иде.
Иске рәшәткәләрне түгүгә ике берәмлек трактор, бер бортлы УАЗ автомашинасы җәлеп ителде.
Эретеп ябыштыручы Рим Садрисламов белән Илдар Зыятдиновлар намус өчен эшләде, профильләрне торбаларга сыйфатлы итеп беркетте.
Иске Солтангол — зур авыл түгел. Бүген биредәге җиде йортта 17 кеше яши. Өч укучы Көндәшле урта мәктәбенә йөреп белем ала. Өч гаилә эш яшендә. Алар, нигездә, читкә йөреп эшли. Ар елгасы буена бер урам булып тезелеп утырган авылда һәр кеше үз көнен үзе күрә. Терлек асрый, кош-корт үрчетә, бакча үстерә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Илнур СИРАЕВ фотолары.
Читайте нас: