Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
11 декабрь 2017, 17:22

„Пётр чишмәсе” суын тәмләргә килегез!

Һәр авылның патриоты бар. Янтимер авылында Пётр Абдуловны патриот дими кем дисең?

Һәр авылның патриоты бар. Янтимер авылында Пётр Абдуловны патриот дими кем дисең?
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең авылдагы башлангыч оешмасы секретаре да ул. Һәр башлангычны хуплап каршы ала, авылдашларын әйдәп йөри. Быел „Реаль эшләр” проекты буенча авылда эшләнәсе объект турында фикер алышуга җыелгач, үз гаиләсе белән авылдагы чишмәсен ремонтлау эшенә алынды. Тимер-бетон кулчалар белән Көнтүгеш авыл җирлеге тәэмин итте.
„Пётр чишмәсе” тулысынча ябык итеп эшләнде. 3х3 метр зурлыктагы шәхси бурасын төшереп, тимер-бетон кулча урнаштырылды, тирә-ягын чистартылды. „Балтач таңнары” гәзите редакциясе хәбәрчеләре бу чишмә һәм авылның алда торган юбилее турында видеосюжет зерләде.
Пётр Абдулов мариларның „Эрвел мари” район автономиясе рәисе дә.
Авыллар нәкъ Пётр Салиевич кебек кешеләре белән матур.
Читайте нас: