Балтач таңнары
-11 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Реаль эшләр
21 ноябрь 2017, 17:07
Авыл зиратлары тәртипкә китерелә
Иске Янбай авыл җирлегендә „Реаль эшләр” проектында чикләрендә ел саен урындагы халык сораган һәм үзләре дә теләп кушылган эшләр эшләнә.
Иске Янбай авыл җирлегендә „Реаль эшләр” проектында чикләрендә ел саен урындагы халык сораган һәм үзләре дә теләп кушылган эшләр эшләнә.
Быел, мәсәлән, җирлеккә республика бюджетыннан бу максатларга 86 мең сум күләмендә акча бүленгән. Аны Иске Янбай һәм Чокалы авылларындагы төзекләндерелә башлаган зиратларның рәшәткәләрен яңартуга тотынганнар.
—Ике авыл зиратының да 100 метр аралыгына буяулы профнастил, профильләр сатып алдык һәм өмә белән калай штакетникларны беркетеп чыктык, — ди авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Ахунов.
Алдагы елга да планнары бар янбайлыларның. Иске Солтангол авылы зиратын тулысынча заманча материалдан әйләндереп чыгарга исәп тоталар. Бу авыл зиратын әйләнәгә тимер баганалар утыртылган, тимер капка эшләнгән дә инде.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?