Барлык яңалыклар
Район сулышы
22 Май , 08:48

Булдыклы егетләр сынатмас

Ватанны саклаучыларны озату һәрчак дулкынландыргыч  мохиттә үтә. Тик таянырдай көчле зат вәкиле иңенә төшә изге бурыч. Язгы чакыру чоры башында ук Балтач районыннан беренче төркем егет хәрби хезмәткә юлланды.

Булдыклы егетләр сынатмас
Булдыклы егетләр сынатмас

Ватанны саклаучыларны озату һәрчак дулкынландыргыч  мохиттә үтә. Тик таянырдай көчле зат вәкиле иңенә төшә изге бурыч. Язгы чакыру чоры башында ук Балтач районыннан беренче төркем егет хәрби хезмәткә юлланды.

Тантаналы озату чарасы үзәгендә — булачак ил сакчылары һәм аларның якыннары, туганнары. Ихлас күңелдән ак теләкләр белән  егетләрне хезмәткә озатырга килүчеләрнең  хәтерендә  бу чара якты истәлек булып сакланыр.

 Берьюлы дистәгә якын егет  туган якларын калдырып ерак юлга чыкты.  Озатырга килгән әти-әниләре, зур әниләре, күршеләре, авылдашлары яшь егетләргә җылы теләкләрен җиткерергә ашыкты.  Якыннары өчен борчылулары йөзләрендә чагыла. Дулкынлану мохитен  җырлар, төрле көйләр яңгыравы тирәнәйтә сыман. Иртәнге сәгатьтә барысын да яхшыга юраган өлкәннәр белән аралаштык. Уллары, дуслары, туганнары, якыннарына тик ихлас теләкләр юллый алар...

Рәсми чара башында  сигез егет тигез сафка тезелешеп басты. Иске Балтач авылыннан Ильвир Хафизов, Радим Локманов, Вадим Климин, Денис Минуллин, Данил Хабибуллин, Илекәй авылыннан Айнур Нурисламов,  Штәнде авылыннан Руслан Байтимеров, Югары Карыш авылыннан Нияз Зәйнуровка уңышлар теләп калабыз.

Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары  Инзилә Гасыймҗанова  балтачлыларга район җитәкчелеге исеменнән хезмәттә  уңышлар теләп, шелтәсез хезмәт итүләренә ышаныч белдерде.  Район Хакимияте исеменнән һәр егеткә бүләкләр тапшырылды...

 

„Газель” автомашиналарында Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында балтачлылар башкалага юл алды...

(Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз).

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: