Барлык яңалыклар
Район сулышы
17 Май , 14:35

Урам-юл челтәрен ремонтлау

Тозлыбин авылының урам-юл челтәрен ремонтлау эшләре барышы белән район Хакимияте башлыгы танышты.

Урам-юл челтәрен ремонтлау
Урам-юл челтәрен ремонтлау

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев: "2023 елның сентябрендә Балтач районына эш сәфәре барышында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров авылга килгәч һәм тозлыбинлылар белән очрашу вакытында торак пункт юлларын ремонтларга вәгъдә итте.

Республикасы Башлыгының  йөкләмәсе башкарыла. Подрядчы "Ремстройсервис" ҖЧҖ якын арада эшләрне тәмамларга планлаштыра. Барлыгы 2,6 км озынлыктагы ком-гравий катнашмасыннан каты япма белән юл челтәре ремонтланган да инде"—дип социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган. Юлларны тормыш артериясенә тиңлиләр. Алар тормыш сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрә. Халык мәнфәгатенә җавап биргән юллар күп булсын

 

Урам-юл челтәрен ремонтлау
Урам-юл челтәрен ремонтлау
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: