Һәр авыл җирлегендә БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау буенча инструкторы Ришат Хиҗәпов белән берлектә профилактик төркемнәр әгъзалары тарафыннан рейдлары узды. Аларның төп максаты-халыкка иминлек чараларын искә төшерү. Профилактика төркемнәре ялгыз гражданнарга, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләргә аерым игътибар бирәләр. Янгын хәбәрчеләренең торышын тикшерделәр, кирәк булганда батарейкаларны алыштырдылар, памяткалар тараттылар.