Барлык яңалыклар
Район сулышы
10 октябрь 2023, 13:43

Атналык оператив киңәшмәдә

Балтач районы һәм республикасы файдасына күп еллар эшләгән авыл территорияләрен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен  хөрмәт күрсәтелде.

Атналык оператив киңәшмәдә
Атналык оператив киңәшмәдә

"Авыл биләмәләре башлыклары һәм район оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән атналык оператив киңәшмәдә ул намуслы хезмәте һәм безнең белән Балтач районы һәм республикасы файдасына күп еллар эшләгән авыл территорияләрен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Эльза Фаюршина, Флидә Гыйндуллина һәм Лениза Рамазановага рәхмәт белдердем. Эльза Сименовна Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы булып 6 ел, Флида Кавиевна Нөркә авыл биләмәсе башлыгы булып 8 ел эшли, ә Лениза Тимергазиевна 4 ел Богдан авыл биләмәсе белән җитәкчелек итте.

Хөрмәтле Эльза Сименовна, Флида Кавиевна һәм Лениза Тимергазиевна!

Уртак продуктив эшегез өчен рәхмәт, сезгә  бәхет, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм барлык башлангычларны тормышка ашыруда бетмәс-төкәнмәс яшәү көче телим"—дип  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: