Начар-Зиләзекүл авыллары арасындагы юл сыйфатлы эшләнә. Биредә көзге яңгырларга башланганчы эш төгәлләнергә охшаган. Моның турында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә уңай хәбәр белән бүлешкән. Яхшы юл булганда җилдереп кенә кирәк урынга барып килеп була. Тормыш сыйфаты югары дәрәҗәгә күтәрелә.