Барлык яңалыклар
Район сулышы
10 август 2023, 04:00

Балтач районы турында махсус репортаж әзерләүче профессионаллар белән очрашу

"Скул-ТВ" мәктәп телевидениесе эшенә өйрәнүчеләр  Балтач районы турында махсус репортаж әзерләүче профессиональ телевизиончылар белән очраштылар. Тәҗрибә уртаклашу.

Күптән түгел генә мәктәп инициативалы бюджетлаштыру конкурсында җиңүче һәм 500 мең сум күләмендә грант иясе булган "Скул-ТВ" мәктәп телевидениесендә эшләргә өйрәнүчеләр Балтач районы турында махсус репортаж әзерләүче профессиональ телевизиончылар белән очраштылар. Очрашу бик бай һәм уңышлы булды. Балалар медиачылар белән берлектә берничә объектта булдылар, заманча журналистика һәм хәтта актерлык осталыгы дәресләре алдылар. Мастер-класс уңышлы булды дип әйтергә була. Киләчәктә бу һөнәрне сайларга теләгәннәр өчен бу этәргеч бирергә мөмкин. Өйрәнү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу үтә фәһемле ул..

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: