Барлык яңалыклар
Район сулышы
9 декабрь 2022, 15:40

Яшьләргә—яшел ут

Район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев бүген Иске Балтач  1нче урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучыларын кабул итте.

  Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев  кабинетында булдылар.

"Алар гражданнарны гадәти кабул итүгә шәхси сораулар буенча килделәр һәм районда нәрсә эшләнүе, муниципалитетны үстерү буенча планнар турында төрле сораулар бирделәр. Укучыларны үз урынбасарларым командасы белән таныштырдым, аларның һәрберсе үз эшчәнлеге турында сөйләде. Уртак чат оештырырга килештек, анда катнашучыларның һәркайсы миңа үз соравын бирә яки яшьләр проектларын тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрен яза алачак, шулай ук Балтач районының киләчәге турында үз фикерләрен әйтә алачаклар. Яшь һәм максатчан кешеләрнең район тормышы белән кызыксынулары бик шәп",—дигән постны район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге шәхси профилендә урнаштырган. 

  Арадагыларның иң кыюлары район Xакимияте башлыгының эш өстәле артына креслога  утырып караган икән.  Җитди эш үтә җаваплы һәм тынгысыз булуын  бер күрүдә аңлавы читен.  Бигрәк тә соңгы пандемия, махсус хәрби операция чорында көч салучылар  замана таләпләрен сызык өстенә салып  эшли. Вакыт сынаулары оешкан эш таләп итә.  Ә яшьләргә—яшел ут. Киләчәктә аларның  берәрсе районыбыз белән җитәкчелек итәргә мөмкин. Остазлар тәҗрибә уртаклашу йөзеннән яшьләр белән аралашырга һәрчак әзер. 

 

Яшьләргә—яшел ут
Яшьләргә—яшел ут
Яшьләргә—яшел ут
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: