Барлык яңалыклар
Район сулышы
5 февраль 2022, 10:57

Иске Янбай авылында гүзәл зат вәкилләре янгын депосын ремонтлау яклы

Быел авылда төбәк программасы чикләрендә тормышка ашырылачак проектны хуплап иске янбайлылар матур чара оештырдылар.

Иске Янбай авылында гүзәл зат вәкилләре янгын депосын ремонтлау яклы
Иске Янбай авылында гүзәл зат вәкилләре янгын депосын ремонтлау яклы

 

Быел авылда төбәк программасы чикләрендә тормышка ашырылачак проектны хуплап иске янбайлылар матур чара оештырдылар.

 

Урындагы башлангычларны яклау программасы (ППМИ 2022) чикләрендә Иске Янбай авыл биләмәсенең Иске Янбай авылында быел янгын сүндерү депосын капиталь ремонтлау проблемасын хәл итү турында килешенгән иде. Проектны тормышка ашыру чаралары планлы рәвештә алып барыла. Җыен барышында сайланган информацион төркем әгъзалары авыл халкы арасында аңлату эше алып бардылар. Шушы көннәрдә Иске Янбай авылында яшәүче гүзәл зат вәкилләре авылдагы заманча китапханәгә  җыелдылар. Анда китапханәче Рәзинә Ханова “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән бик матур фольклор кичәсе әзерләгән иде.

Кичәдә катнашучыларга Рәзинә Рәис кызы ППМИ-2022 нең әһәмиятен аңлатты. Шулай ук үзем дә, авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы, шушы кичәдә катнашып халыкны бердәм булып Иске Янбай янгын сүндерү депосын ремонтлау проектын тормышка ашыруда өлеш кертергә чакырдым.

 Кичә, нигездә, кул эшләре, чигү серләренә багышланды. Кичә барышында авылдаш апаларның күңел байлыгына, кул эшләренә осталыгына сокланып утырдым. Гомер буе  савучы булып эшләгән Манзума апа Сәитгалиева, Фәнзия апа Сафарова үзләренең чиккән сөлгеләрен, башка бик күп чигү өлгеләрен алып килгәннәр. Манзума апаның осталык классы барыбызга да бик файдалы булды. Кичә барышында крестлап чигү, яткырып чигү (гладью) серләрен, аермасына төшендек. Элекке укытучы Нәфисә апа Ахунова аңлаешлы итеп чигү серләренә төшендерде.

Җыр-моңсыз нинди кичә булсын инде?! Манзума апа Сәитгалиева үзенең яшьлек елларындагы моңлы җырларны башкарды, Рима Вәлиева әниләргә багышланган моңлы җыры белән күңелләребезне кузгатты.

Кичә барышында авылдаш апалар Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәсе мәсьәлә турында да фикер алыштылар. Авылдагы янгын сүндерү депосына капиталь ремонт таләп ителә. Түбәсен алыштырырга, стеналарын ремонтларга, җылыту системасын төзәтергә кирәк. Бу өлгергән, бүгеннән хәл итүне таләп иткән проблема. Шушы депо эчендә авыл биләмәсенең ЗИЛ 131 базасындагы янгын сүндерү автомашинасы, тагылма инвентарь тора. Авылларыбызда яшәүче халыкны ут-күздән саклау чаралары торган депо төзек булырга тиеш. Шул чагында кичләребез дә, төннәребез дә тыныч, имин булыр. Авыл халкы проектны тормышка ашырырга куш куллап риза. Сметада каралган бәянең тиешле өлешен җыярга да, спонсор табарга да сәләтле. Бары тик конкурс шартларын уңышлы үтәргә кирәк. Алдагы айларда иске янбайлылар шның өчен тырышачак.

Светлана Дильмиева, авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы

Автор фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: