Барлык яңалыклар
Район сулышы
5 февраль 2022, 16:51

Балтач районында Җәмәгать палатасы булдырылды

Район Хакимияте бинасының утырышлар залында Җәмәгать палатасының беренче утырышы үтте.

Балтач районында Җәмәгать палатасы булдырылды
Балтач районында Җәмәгать палатасы булдырылды

 

Район Хакимияте бинасының утырышлар залында Җәмәгать палатасының беренче утырышы үтте.

Җәмәгать палатасының роле нидә соң?

Җәмәгать палатасы юридик шәхес түгел. Ул гражданнарның, коммерцияле булмаган оешмаларның, җирле үзидарә органнарының һәм муниципаль районның социаль үсеше, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, демократик институтларны үстерү белән иҗтимагый әһәмияткә ия булган мәнфәгатьләрен түбәндәге юллар белән тәэмин итүгә чакырылган:

Гражданнарны һәм коммерцияле булмаган оешмаларны җәлеп итү;

Коммерцияле булмаган оешмаларның конституцион хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән граждан инициативаларын күрсәтү һәм аларга ярдәм итү;

Муниципаль районда гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмаларга муниципаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә өстенлекләрне билгеләгәндә җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр эшләү;

Коммерцияле булмаган оешмаларга грант эшчәнлеген үстерүдә ярдәм итү;

Россия Федерациясе Җәмәгать палатасы, Башкортстан Республикасы Җәмәгать палатасы, шулай ук Башкортстан Республикасы муниципаль районнарының Җәмәгать палаталары, Башкортстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары каршындагы Иҗтимагый советлар һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү.

Җирле үзидарә органнары каршындагы Иҗтимагый совет, эшчәнлеге муниципаль районда гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмаларга мәгълүмати, методик һәм башка ярдәм күрсәтү.

Утырышта  18 кешедән формалашкан Җәмәгать палатасының 15 әгъзасы катнашты.

Җәмәгать палатасының беренче утырышы көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

*Башкортстан Республикасы Балтач районы Җәмәгать палатасының рәисен сайлау турында.

* Җәмәгать палатасы рәисе урынбасарын сайлау турында.

*Башкортстан Республикасы Балтач районы Җәмәгать палатасының Мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау буенча комиссиясе составын сайлау турында.

*Башкортстан Республикасы Балтач районы Җәмәгать палатасының Җирләр һәм табигый ресурслардан файдалану, экология һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясе составын сайлау турында.

*Башкортстан Республикасы Балтач районы Җәмәгать палатасының Торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, сәүдә, эшкуарлык һәм халыкка башка төр  хезмәтләр күрсәтү комиссиясе составын сайлау турында.

Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча карарлар ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителде.

Яңа рәис сайланганчы утырышны район Советы секретаре Расих Акберов алып барды.

Утырышта районның Җәмәгать палатасы рәисе итеп Рәзилә Әминова сайланды. Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары итеп Әлфидә Муллагалиева кандидатурасы күрсәтелде һәм ул беравыштан хупланды.

Җәмәгать палатасының Мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау буенча комиссиясе составына түбәндәге кандидатуралар тәкъдим ителде һәм бертавыштан сайланды:

Гали Сәрвәртдинов

Гөлнара Талипова

Лариса Карамова

Венария Сәхипова

Рәфис Шәйхәйдаров.

Җәмәгать палатасының Җирләрдән һәм табигый ресурслардан файдалану, экология һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе составына түбәндәге кандидатуралар күрсәтелде һәм бертавыштан сайланды:

Вадим Галиакберов

Руслан Маннанов

Гөлнур Аскарова

Зилә Кашапова

Айгөл Хәбирова.

 Җәмәгать палатасының Торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, сәүдә, эшкуарлык һәм халыкка башка төр хезмәтләр күрсәтү комиссиясен алты кешедән формалаштырырга дигән тәкъдим кертелде һәм күрсәтелгән кандидатураларның барысы да бертавыштан сайланды.

Ярамил Арсланов

Булат Борһанов

Аида Хәйртдинова

Фәрит Галимов

Рамил Хаҗимуллин

Зинфира Таҗетдинова.

Утырышта Җәмәгать палатасының биш кешедән президиум составы сайланды.

Утырыш эшендә район Хакимияте башлыгы  Илгиз Субушев катнашты һәм җәмәгать оешмасы әгъзаларын районыбызны артабан үстерүдә актив катнашырга өндәде, һәм аларга ышаныч баглавын белдерде, уңышлар теләде.

Балтач районында Җәмәгать палатасы булдырылды
Балтач районында Җәмәгать палатасы булдырылды
Балтач районында Җәмәгать палатасы булдырылды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: