Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 гыйнвар 2022, 17:04

“Балтач таңнары”ның “ Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде

“Балтач таңнары” гәзитенең “ Безгә Яңа ел килә” (“Праздник к нам приходит”) фотоконкурсының җиңүчеләрен котларга бүген, 25 гыйнварда Богдан авылына юлландык.

Җиңүчеләр барысы да Богдан авылыннан иде.

Фидания Глимҗанова, Рәзинә һәм Разат Сәфәргалиевлар, Зимфира һәм Булат Мөҗиповлар  бәйгенең җиңүчеләре дип табылды. Бүген авыл клубында  бу гүзәл зат вәкилләренә редакциянең истәлекле бүләкләре һәм ел дәвамында гәзит битләрендә котлау яки белдерүләр бастыру хоукы биргән 1000 сумлык сертификатлары тапшырылды.

Богдан авылы — уңган, тырыш кешеләр яшәгән төбәк. Эшкә йөрергә дә, йорт хуҗалыкларын алып барырга да, гаиләләрен тәрбияләргә дә, Яңа ел алдыннан йорт аллары тирәсен могҗизага тиң итеп кардан төрле фигуралап белән бизәргә дә өлгерә алар.

Фидания Глимҗанова — ике бала анасы, Богдан мәктәбендә оператор булып эшли. Рәзинә Сәфәргалиева — Иске Тимкә урта мәктәбендә техник хезмәткәр, иптәше Разат авылда терлекче булып эшли. Сәфәргалиевлар гаиләсендә өч бала канат ныгыта. Зимфира Мөҗипова  - “Россия” җәмгыятенең Богдан фермасында савучы, иптәше Булат сөт ташуга махсуслашкан автомашинаны хезмәтләндерә. Мөҗиповлар өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Матурлыкка омтылып, булганны ишәйтеп яшәгән матур гаиләләргә саулык, тормыш куанычлары, яңадан-яңа шатлыклар кичереп гомер кичерүләрен һәм гел шундый актив кешеләр булуларын телик.

Газим Талипов фотолары

“Балтач таңнары”ның “ Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде
“Балтач таңнары”ның “ Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде
“Балтач таңнары”ның “ Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде
“Балтач таңнары”ның “ Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде
“Балтач таңнары”ның “ Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: