Барлык яңалыклар
Район сулышы
24 ноябрь 2021, 17:00

Яңа ел бәйрәмен каршылар алдыннан нәрсә мөһим?

Иске Балтач авылының үзәк мәйданын сихри дөньяга әйләндерү елның елында кабатлана килә. Бәйрәмчә кәеф булдыру эше дәррәү булмакчы. Яңа елны каршы алу бәйрәмен хәстәрләү уңай күренеш…

Тылсым иленә тиң бәйрәмнәрнең берсе бит ул Яңа ел. Аны каршылар алдыннан чыршыны купшы итеп бизәү гадәти хәл. Иске Балтач авылының үзәк мәйданын сихри дөньяга әйләндерү елның елында кабатлана килә.

 Зәвык белән бизәүдә рәссамнар ярыша кебек. Мәйданда осталарның хезмәт җимешләре таң калдырырлык. Ноябрь ае ахырында мәйдан балаларны гына түгел, хәтта олыларны да үзенә әйди төсле. Быел купшы чыршы мәйдан үзәгендә игúтибарны үзенә җәлеп итеп тора. Бу көннәрдә төрле төсле гирляндалар белән чыршыны  ачык типтагы “Сельэнерго” җәмгыяте эшчеләре бизәделәр. Аларның тырышлыгын күпләр сокланып күзәтте. Шулай ук районның юл төзү һәм ремонтлау бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән мәйданга боз китерүне хәстәрләделәр. Бирегә техника, эшчеләр җәлеп ителде. Үтә суык көннәр озак булмаганга күрә әлегә боз калынлыгы да артык мулдан түгел. Замана таләбе буенча боздан фигуралар күз явын алырлык булучан. Кар белән эшләгәннәре һава торышына бәйле тиз үзгәреп китүе ихтимал. Иртәгәсе көн җылы яисә суык булырын озак вакыт алдан әйтүе читен. Башкарылган эш озакка җитсен, дип фикер йөртү хәстәрлекле хуҗага хас. Балтач район җитәкчелеге нәкъ шул девиз белән эшне оештыра. Сынаулары күп булды соңгы ике елда. Шуңа да балаларга, яшьләргә, олыларга күркәм бәйрәм бүләк итәргә кирәклеген тоеп эшли җитәкчеләр. Төрле оешма,берләшмәләр дә бәйрәмнән читтә калу ягында түгел. Иске Балтач 1нче, 2нче урта мәктәпләре, “Сельэнерго”, районның юл төзү һәм ремонтлау бүлеге алдындагы мәйданчыкларда бәйрәмчә утлар игúтибарны җәлеп итә.

"Сельэнерго" җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан башкарыласы эш фронты бихисап әле. Иске Балтач үзәк мәйданында боздан койган фигуралар эчендә урнаштыру, янә мәйданнан тыш район үзәге урамнарында бәйрәмчә бизәү эшләренә бу көннәрдә дәррәү тотыначаклар. Ел саен башкарылган алымнар белән чикләнмәскә исәпләре. Фантазияне кушып яңа алымнарны чынбарлык итә киләләр. Башкаларның тәҗрибәләренә таяну исә бәйрәм төсен алган мәйданга кабатланмаслык бизәкләр өсти.

Яңа ел алдыннан бала-чага зур түземсезлек белән  мондагы могҗиза көтә. Ә тау шуу өчен махсус бирегә килергә атлыгып торалар. Быел да тау шуарга яратучылар өчен бар шартлар булдырыла.  "Бәйрәм кәефен булдыру белән беррәттән хәвефсезлек чараларын икенче планга калдырырга ярамый.  Үзәк чыршыны кайтарып урнаштырдык, мәйданда эш әле дәвам итә. Бала-чаганы мавыктырып торасы ике тау ясауны хәстәрлибез. Алар текә булмаячаклар. Биеклеге 3,5 метрлыгы агач корылмадан кар белән сылап туңдырыла һәм кече балалар өчен 1,5 метр биеклектә кар туплап  эшләнәсе тауны булдыру көн кадагында.  Үтә җаваплы эшкә аңлап кушылган райондашларыбызга рәхмәтлебез",—дип оештыру эшләре белән мәшгуль Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов уртаклашты.

 

 Бу көннәрдә һәр оешма, авыл биләмәләре, мәктәпләр, балалар бакчалары бу уңай башлангычка кушылырга тора. Бәйрәмчә кәеф булдыру эше дәррәү булмакчы. Яңа елны каршы алу бәйрәмен хәстәрләү уңай күренеш…

 Пандемия шартларын исәпкә алып бар саклану чараларын күз уңыннан ычкындырырга кирәкми. Вакциналашу, тиешенчә битлек киеп йөрү, дистанция саклау —көн таләбе.

Яңа ел бәйрәмен  каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Яңа ел бәйрәмен  каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Яңа ел бәйрәмен  каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Яңа ел бәйрәмен  каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Яңа ел бәйрәмен  каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Яңа ел бәйрәмен  каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Яңа ел бәйрәмен  каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Яңа ел бәйрәмен  каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Яңа ел бәйрәмен каршылар алдыннан нәрсә мөһим?
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: