Барлык яңалыклар
Район сулышы
18 ноябрь 2021, 06:55

Түбән Карыш авылы сатучысы Әлфинә Фазылбакова утыз тугыз ел яраткан хезмәтенә тугры

Түбән Карыш авылы сатучысы Әлфинә Фазылбакова “Үзәк Союз. Кулланучылар кооперациясенә 190 ел” медале белән бүләкләнде.

Районның Югары Карыш авылында туып-үскән кыз, 1981нче елда, авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Бөре шәһәрендәге кооперация һөнәри-техник училищесының азык-төлек товарлары сатучысы белгечлегенә укырга керә.

Бала, үсмер чагыннан сатучы булырга хыялланган кыз, белгеч булып өлгереп туган районына эшкә кайта. Район кулланчылар җәмгыятенә килгәч кызны Кизгәнбаш авылы магазинына сатучы итеп эшкә алалар. Дүрт ел шушы авылда эшли Әлфинә, тәҗрибә туплый. Халык ышанычын яулый. Тырышлыгын, эшкә карашыннан ышанычлы белгеч икәнлеген аңлаган җитәкчеләр, 1986нчы елда Әлфинәне район кулланучылар җәмгыятенә кладовщик итеп күчерә.

Тыныч холыклы, кеше белән уртак тел таба белгән, авылдашлары һәм хезмәттәшләре арасында тиз абруй яулаган белгеч күп тапкырлар кулланучылар җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Сатучы булып туган Әлфинә Васфи кызы, 2005нче елның августыннан Түбән Карыш авылындагы көндәлек кирәк-ярак товарлары магазины мөдире. Үз эшенең остасы булып танылган һөнәр иясе 2008нче елда “Кулланучылар кооперациясендә фидакарь хезмәт өчен” билгесе белән бүләкләнә.  

“Аның магазинында һәрвакыт чиста, тәртип Халык соравы буенча кирәкле товарлар белән тәэмин итә. Ачык күңелле, аралашучан, кешеләр күңеленә юл таба белгән Әлфинәбезнең эшеннән бик канәгатьбез,” — ди авылдашлары.

Утыз тугыз еллык хезмәт стажына сатучы тормыш иптәше Рифкать Фазылбаков белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар икесе дә үз гаиләләрен корганнар.

Яраткан хезмәтенә бирелеп эшләгән сатучының күкрәген 2008нче елдан башлап “Кулланучылар кооперациясендә 25 ел өзлексез хезмәт өчен” аермалы билгесе бизи.

Ә быелгы ел уңган сатучы өчен аеруча нәтиҗәле булды. Ул “Үзәк Союз. Кулланучылар кооперациясенә 190 ел” медале белән бүләкләнде.

—Күңел салып башкарган эш кенә нәтиҗәле була аладыр. Үзеңә йөкләнгәнне намус белән башкарып, гаиләңә тыныч күңел белән кайтудан да зур бәхет бармикән? Туган-үскән районымда халыкка кирәкле хезмәттә үземне таба алуыма, хезмәтем белән матур казанышларга ирешүемә чиксез шатмын, — ди Әлфинә Васби кызы.

Конкурентлык зур булуга карамастан, Әлфинә Фазылбакова эшләгән магазиннан кеше өзелми. Эшне халык ихтыяҗыннан чыгып оештыра белә, көнкүреш кирәк -яраклары, азыкның мул ассортиментын тәкъдим итә ул.

Газим ТАЛИПОВ фотосы

Түбән Карыш авылы сатучысы Әлфинә Фазылбакова утыз тугыз ел яраткан хезмәтенә тугры
Түбән Карыш авылы сатучысы Әлфинә Фазылбакова утыз тугыз ел яраткан хезмәтенә тугры
Автор:
Читайте нас: