Барлык яңалыклар
Район сулышы
15 ноябрь 2021, 11:00

Балтач районы авылларының электрон хәтер китабы булдырылачак

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев шул хактагы боерыкка кул куйды. Балтачлыларны бу зур чарадан читтә калмаска чакыралар.

Башкортстан Хөкүмәтендә авылларның электрон хәтер китабын булдыру буенча үткән эшче киңәшмә протоколына ярашлы, Балтач районында авылларның шундый китабын булдыру эше оештырылды.

Район авылларының электрон хәтер китабы булдыру эшен оештыру һәм үткәрү район Хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегенә йөкләнә. Оештыру комитеты һәм чаралар планы раслана. Эш барышы районда нәшер ителгән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә яктыртылачак.

Электрон китапны булдыру өчен кирәкле мәгълүмат җыюга әйдаманнар әлеп ителәчәк.

Бөек Ватан сугышында катнашканнарның исемлеген булдыру өчен  булган мәгълүматларны җыю. Анализлау һәм йомгаклау үткәреләчәк. Бөек Ватан сугышына чакырылган кешеләрнең авыллар (шул исәптән беткән авылларның) исемлеге төзеләчәк.

Сугышка чакырылганнар турында мәгълүматлар (фотоматериаллар, хатлар, һәлак булу турындагы хатлар, хәрби билетлар, наградалар турында документлар, җирләнү турында мәгълүматлар) җыелачак.

Туган һәм яшәгән төбәгебезнең тарихына битараф булмаган балтачлыларны Башкортстан тарихы елында башланган зур да, әһәмиятле дә чарадан читтә калмаска чакыралар.

Фото

Балтач районы авылларының электрон хәтер китабы булдырылачак
Балтач районы авылларының электрон хәтер китабы булдырылачак
Автор:
Читайте нас: