Барлык яңалыклар
Район сулышы
1 ноябрь 2021, 09:37

Балтач үзәк район хастаханәсе автомобильчеләренә —"Бердәм Русия" партиясеннән бүләкләр

Шушы көннәрдә "Бердәм Русия" партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Илнур Сираев белән берлектә Балтач үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге хастаханә автомобильчеләрен Автомобильчеләр көне белән котладылар.

Машина йөртүчеләрнең роле зур, бигрәк тә пандемия чорында. "Ашыгыч ярдәм" автомобиле руле артында булганда, алар кешеләргә ярдәмгә килә, һәм бу җиңел булмаган хезмәт батырлык, тиз реакция һәм зур җаваплылык таләп итә.

Машина йөртүчеләргә Автомобильчеләр көне уңаеннан иң ихлас теләкләр җиткерелде: арыганлык һәм борчу дигән тойгылар сезнең өчен ят булсын, имин һәм уңышлы сменалар, ныклы сәламәтлек, позитив кәеф һәм иминлекләр юлдаш булсын!

Балтач үзәк район хастаханәсе автомобильчеләренә —"Бердәм Русия" партиясеннән бүләкләр
Балтач үзәк район хастаханәсе автомобильчеләренә —"Бердәм Русия" партиясеннән бүләкләр
Автор:
Читайте нас: