Барлык яңалыклар
Район сулышы
22 октябрь 2021, 09:32

Усман авылы халкы тиздән газ ягулыгыннан файдаланачак!

Нөркә авыл биләмәсенә караган Усман авылының Үзәк урамындагы берничә йортта яшәүчеләр мондый шатлыкны егерме ел элек кичергәннәр иде.

Озакка сузылган “тәнәфес”тән соң, быел ниһаять, Усман авылында эш җанланды. Туймазы шәһәренең “СпецГазТехСервис” җәмгыяте эшчәннәре килеп эш башладылар.

Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Флидә Гыйндуллина сөйли:

—Җәмгыять директоры ярдәмчесе Рамил Рәхмәтуллин авылга килеп оештыру эшләре белән мәшгуль булды. Директор урынбасары Вадим Антипов белән экскаваторчы Әнвәр Нуруллин авылдагы яшәү өчен шартлары булган өйгә вакытлыча фатирга урнаштырылдылар. Авылдагы уңган пешекче Әкълимә Хәмәтҗанова эшчеләргә кайнар аш, төрле ризыклар әзерли.

 Газлаштыру эшләре Башкортстан Республикасын газлаштыру программасына ярашлы тормышка ашырыла һәм газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау тарифларына махсус өстәмә түләүләр һәм газ тарату челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифларга кертелгән капиталь кертемнәр хисабына финанслана.

Шушы программа чикләрендә Усман авылында 2 километрдан артык полиэтилен газ торбалары салыначак һәм 37 йортта яшәүчеләр “зәңгәр ягулык”тан фадалана башлаячак.

Флидә Гыйндуллина фотолары

Усман авылы халкы тиздән газ ягулыгыннан файдаланачак!
Усман авылы халкы тиздән газ ягулыгыннан файдаланачак!
Усман авылы халкы тиздән газ ягулыгыннан файдаланачак!
Усман авылы халкы тиздән газ ягулыгыннан файдаланачак!
Усман авылы халкы тиздән газ ягулыгыннан файдаланачак!
Усман авылы халкы тиздән газ ягулыгыннан файдаланачак!
Усман авылы халкы тиздән газ ягулыгыннан файдаланачак!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: