Барлык яңалыклар
Район сулышы
21 октябрь 2021, 10:18

Штәнде авылында “Каз өмәсе” үтте

Штәнде авылында яшәүче Рәфкатъ һәм Резида Абзалтдиновлар хуҗалыгында “Каз өмәсе” үтте.

Штәнде авылында “Каз өмәсе” үтте
Штәнде авылында “Каз өмәсе” үтте

 

Штәнде авылында яшәүче Рәфкатъ һәм Резида Абзалтдиновлар хуҗалыгында “Каз өмәсе” үтте.

Штәнде авылында күпләп кош-корт (бигрәктә каз, үрдәк) асраучы уңган гаиләләр күп. Абзалтдиновлар да һәр ел саен каз бәбкәләре алып үстерәләр.

Гаилә башлыгы РифкатъАбзалтдинов “Балтач совхозы”нда төрле эшләрдә эшләп хаклы ялга чыкан. Резида ханым да авыл хуҗалыгында төрле эшләр башкарган, авылда яшәгән, башкалар ярдәменә мохтаҗларга социаль хезмәтләр күрсәткән.

—Мондый чаралар халкыбызның йолаларын үтәп, бүгенге хәл-торышка бәйле шартларны үтәп башкарыла. Социаль дистанция үтәлә. Вак эшләр ачык һава астында эшләнде. Безнең авыл быел республикада игълан ителгән “Аек авыл – 2021” проектында катнаша. Аек яшәү рәвешен алга алган авылдашларыбыз күңелле мәшәкатьләрне күңелле җырлар белән башкардылар. Мамыклары йолкынып, эчләре алып тазартылган каз түшкәләрен көянтәләргә асып хуҗаларның йорты янәшәсеннән агып яткан Тушкыр елгасында чайкап алып кайтты уңган хуҗабикәләр, — ди Штәнде авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Зилә Хәмәшдуллина.

Тәрбияләп үстергән казларын шатлык белән кулланырга язсын! Авылларыбызда өмәләр гөрләп торсын! Һә кеше сәламәт булып шатланып кына яшәсен!

#спштандинскийсельсовет#аекавыл2021#Штандинскаясельскаябиблиотека

Штәнде авылында “Каз өмәсе” үтте
Штәнде авылында “Каз өмәсе” үтте
Штәнде авылында “Каз өмәсе” үтте
Штәнде авылында “Каз өмәсе” үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: