Барлык яңалыклар
Район сулышы
13 октябрь 2021, 10:19

Тибел авылын газлаштыру дәвам итә

Авылның Центральная һәм Набережная урамнарына газүткәргеч торбаларны Туймазы шәһәренең “СпецГазТехСервис” җәмгыяте эшчәннәре башкара.

Тибел авылын газлаштыру дәвам итә
Тибел авылын газлаштыру дәвам итә

 

Авылның Центральная һәм Набережная урамнарына газүткәргеч торбаларны Туймазы шәһәренең “СпецГазТехСервис” җәмгыяте эшчәннәре башкара.

Моннан егерме ел элек Тибел авылының Заречная урамындагы ике йорты табигый газ ягулыгына ялганган иде. Шуннан башлап бу эш ниндидер сәбәпләр белән туктатылды һәм авыл халкы хыял белән яшәде. Ниһаять, быел авылда газлаштыру эшләре җанланды.

Авылның Центральная һәм Набережная урамнарына газүткәргеч торбаларны Туймазы шәһәренең “СпецГазТехСервис” җәмгыяте эшчәннәре башкара. Куәтле экскаваторны хезмәтләндерүче Мәсгут Халфәтов, слесарь Рөстәм Усмановлар бер атна вакыт эчендә 770 метр озынлыкта полиэтилен торбалар салынуы турында әйттеләр.

Өч километрга якын озынлыкта газүткәргеч торба сузылачак. Авылдагы алтмыштан артык йортта яшәүчеләр шатлык кичереп табигый газ ягулыгыннан файдалана башлаячак.

 Газлаштыру эшләре Башкортстан Республикасын газлаштыру программасына ярашлы тормышка ашырыла һәм газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау тарифларына махсус өстәмә түләүләр һәм газ тарату челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифларга кертелгән капиталь кертемнәр хисабына финанслана.

Тибел авылында гомер кичергән, “Искра” хуҗалыгында токарь булып эшләп хаклы ялга туктаган Валерий Бадамшин сөйли:

—Әлегә кадәр утын ягып көн күрдек. Бу юлы инде Алла боерса, башланган эш тукталмас. Эшчеләр булсын дип тырышалар. Авылдашларыбыз өйләрен газ ягулыгына тоташтырырга проект эшләре артыннан район үзәгенә, “Газсервис” җәмгыятенең Балтач участогына йөри башладылар. Без дә уңайлы шартларда яшәп, бүгенге җитәкчеләребез күргән хәстәрлеккә рәхмәт укып яшәсәк иде!

Нефтекама шәһәрендә яшәп, “Башнефть” компаниясендә эшләп хаклы ялга чыккач авылга күченеп кайткан Фанис Байбердин да авылдашының фикерен хуплады.

—Авыл тормышы өлкәнәйгәч аеруча үзенә җәлеп итә. Экологик яктан чиста, саф һавалы а авылда да уңайлы шартларда яшәү — һәр кешенең хыялы, — ди ул.

Зур әнисе Алина Сафиуллина белән авыл кибетенә тәмлекәчләр алырга килгән ике яшьлек Кирилл да өлкән авылдашлары фикерен тыныч кына тыңлып торгач. Елмаеп җибәрде. Авылдагы матур үзгәрешләргә сабыйлар да шат!

Газим Талипов фотолары

 

 

Тибел авылын газлаштыру дәвам итә
Тибел авылын газлаштыру дәвам итә
Тибел авылын газлаштыру дәвам итә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: