Барлык яңалыклар
Район сулышы
28 август 2021, 06:05

Тушкыр авылы халкы өмәгә җыелды

Тушкыр авылында яшәүчеләр өмә белән изге, Аллаһ йорты — мәчет бинасының тышкы ягын профнастил белән тышладылар.

Тушкыр авылы халкы өмәгә җыелды
Тушкыр авылы халкы өмәгә җыелды

 

Тушкыр авылында яшәүчеләр өмә белән изге, Аллаһ йорты — мәчет бинасының тышкы ягын профнастил белән тышладылар.

Кайчан дәшсәң дә берсүзсез өмәләрдә катнашучы ир-егетләребез тагын да күркәм, изге өмәдә катнаштылар. Тушкыр авылында изге, Аллаһ йорты - мэчетебезнен тышкы ягын  профнастил белэн тышлап куйдылар. Фәһемьян Нуриев, Фәнәвис Мостафин, Ильдус Магзумов, Әниф һәм Ирнус Сагъдиев, Динар Шакиров, Талхат Нигаматуллин, Азат Гатин, Илюс Солтанов, Ринат Нурисламов тиз арада  алтын куллы булуларын тагын да бер кабат исбатладылар. Шул арада буяу эшләрен дә башкардык.  Лида Шайниязова белән тотынган эштә Рәүзинә Ассапова, Зөбәйдә Казиханова, Хаппа Усманова  ярдәмләштеләр. Көндезге ашны Илюсә Нуриева тәмле итеп әзерләп алып килде. Барлык булышкан уңганнарыбызга, матди яктан ярдәм иткән барлык Тушкыр авылы халкына Тушкыр мәхәлләсе исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

Ралия Сагъдиева

Автор фотосы

 

Тушкыр авылы халкы өмәгә җыелды
Тушкыр авылы халкы өмәгә җыелды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: