Барлык яңалыклар
Район сулышы
12 август 2021, 16:45

Балтачта Гаилә көне билгеләнде

Һәр ел саен 8 июльдә билгеләнгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел Балтачта төрле сәбәпләр белән бер ай соңлап, август аенда билгеләнде. Анда гаилә юбилярлары, дәрәҗәле конкурсларның төрле номинацияләрендә җиңү яулаган гаиләләр катнашты.

Балтачта Гаилә көне билгеләнде
Балтачта Гаилә көне билгеләнде

 

Һәр ел саен 8 июльдә билгеләнгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел Балтачта төрле сәбәпләр белән бер ай соңлап, август аенда билгеләнде. Анда гаилә юбилярлары, дәрәҗәле конкурсларның төрле номинацияләрендә җиңү яулаган гаиләләр катнашты.

Район мәдәният сарае мәйданында, ачык һава астында, барлык эпидемиологик чараларны саклап үткәрелгән чарада районыбыз авылларында 60, 50 ел парлы гомер кичергән хезмәт ветераннары, үрнәкле гаилә башлыклары, Бөтенрусия конкурсының республика бәйгесе номинациясендә җиңү яулалган Иске Балтачтан Светлана һәм Артур Галиевлар гаиләсе чакырылган иде.

Көндәшле авылыннан шушы айда гаилә корып парлы тормыш коруларының 60 еллык юбилеен билгеләячәк Резеда һәм Фәйзелкавый Акберовлар турында алып баручы Гөлфия Шәисламова горурланып сөйләде. Тельман исемендәге колхозда озак еллар водитель, авыл хастаханәсендә санитарка, аннары тегүче булып эшләгән, биш ул тәрбияләп үстергән, икленнәрен үз балаларыдай кабул иткән, оныкларын сөеп үстерешкән, әлеге көндә үз йортларын ямьләп, тормышны баетып яшәгән кешеләр алар. Район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Инзилә Гасимҗанова чарада катнашучыларны тәбрикләп чыгыш ясады һәм җылы теләкләрен җиткерде. Бриллиант туйларын билгеләячәк Акберовларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален, район Хакимиятенең Мактау грамотасын һәм районның ветераннар советының Рәхмәт хатын тапшырды.

 Шәвьяды авылыннан Әкълимә һәм Нәҗип Хаҗиповлар “Сигнал”, “Искра” хуҗалыкларында сыер савучы, ветеринария врачы, водитель сыйфатында озак еллар эшләп хаклы ялга чыккан кешеләр. Өч ул үстергән Хаҗиповлар.

Яңа Балтачтан Ямилә һәм Рифкать Фәйрушиннар да өч балага гомер һәм тәрбия биргән, утыз елдан артык савучы, механизатор булып эшләп авыл, район икътисадын күтәрүгә үз өлешләрен керткән кешеләр.

 Гаилә корып 50 ел  парлы гомер юлы үткән гаилә әгъзалары да бар иде бәйрәмдә. Алар — Зиләзекүл авылыннан Гөлфирә һәм Гадынан Фәмиевлар һәм Чурапаннан  Зәйтүнә һәм Әлтаф Гыймалтдиновлар. Бер ул тәрбияләп үстергән Фәмиевлар гомерләрен укытучы, тәрбияче хезмәтенә багышлаган кешеләр. Зәйтүнә һәм Әлтаф Гыймалтдиновлар гомер буе “Правда” колхозында савучы, хасапчы ублып эшләгәннәр, менә дигән өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

“Минем гаиләм” Бөтенрусия конкурсының республика этабында катнашып “Алтын гаилә” номинациясендә җиңү яулаган Югары Карыш авылыннан хезмәт ветераннары Фәния һәм Әхнәф Шәймөхәмәтовлар бәйрәмдә үзләре катнаша алмадылар. Педагогик хезмәт ветераны Фәния апа һәм кырык елдан артык гомерен районыбызның мәдәниятен үстерүгә багышлаган Әхнәф абый Шәймөхәмәтовлар 2019 елда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнделәр.  Биш бала үстергән Шәймөхәмәтовларның дүрт уллары туган районнарында төпләнеп гомер кичерәләр, төрле тармакларда игелекле хезмәт итәләр. Бүләкне Шәймөхәмәтовларның икенче уллары, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов кабул итте һәм чараның төп геройларын тәбрикләп иң ихлас теләкләрен җиткерде.

Шәймөхәмәтовлар катнашкан конкурста “Гаилә традицияләрен саклаучы” номинациясендә җиңү яулаган Светлана һәм Артур Галиевлар бәйрәмгә ике сөйкемле кызлары Самира һәм Ясминә белән килгәннәр. Шәхси эшкуар Артур һәм “Белоснежка” балалар бакчасында музыка белгече булып эшләүче Светлананың исеме райондашларына яхшы таныш. Моңлы ханым Свтелана Галиева район күләмендә бер генә музыкаль чарадан да читтә калмый. Бу көнге бәйрәмне дә аның моңлы тавышы бизәде.  

Чараны шулай ук Алсу Әхмәтсафиева, Гөлназ Шәрифуллина, Руслан Кабулов һәм Әлфинә Нуркаеваның чыгышы бизәде.

Сәламәтлек һәм актив озын гомер елында үткән чара районыбыз тарихына бер матур истәлек өстәде.

Газим Талипов фотосы

 

Балтачта Гаилә көне билгеләнде
Балтачта Гаилә көне билгеләнде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: