Барлык яңалыклар
Район сулышы
9 июль 2021, 10:28

Тучыбай авылында ФАП ремонтлана

Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Салават Гыйьлметдинов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән берлектә, Тучыбай авылында булды.

Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Салават Гыйьлметдинов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән берлектә, Тучыбай авылында булды.
Биредә Тучыбай авылы халкы активы белән күчмә очрашу үтте. Очрашуның төп сәбәбе — халыкны яңа коронавирус инфекциясе СOVID 19га каршы вакциналаштыру мәсьәләсе булды. Шулай ук фельдшер-акушерлык пунктында эшләр барышы белән танышу оештырылды . Анда электр үткәргечләрне алыштыру буенча ремонт эшләре бара.
—Ремонт эшләре үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен ачык типтагы "Балтач Сельэнерго"сы акционарлар җәмгыяте директоры Рәшит Хисмәтовка һәм Тучубай авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Җәлил Гафуровка аерым рәхмәтебезне белдерәбез, — ди Салават Фаат улы.
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: