Барлык яңалыклар
Район сулышы
29 июнь 2021, 09:34

Әрдәгеш авылы халкы юллы булды

Быелгы җәй Балтач районы Әрдәгеш авылы халкының сөенечен арттырды. Штәнде авылыннан Әрдәгешкә кадәр, шулай ук авыл урамына вак таш салып юллар ремонтланды.

Быелгы җәй Балтач районы Әрдәгеш авылы халкының сөенечен арттырды. Штәнде авылыннан Әрдәгешкә кадәр, шулай ук авыл урамына вак таш салып юллар ремонтланды.
Бүген Әрдәгеш авылында унбер хуҗалык исәпләнә, барлыгы 31 кеше яши. Авылыбыз бик матур урында урнашкан: басулары, көтүлекләре, чишмәләре, зур буасы һәм тирә-яктагы урманнары безнең горурлык, булып тора, яшәешебезгә зур булышлык итә.
Хуҗабикәләр кош-корт үрчетәләр, мал-туар карау, умартачылык — күпчелек шөгылебез.
Соңгы елларда авылыбызда төзекләндерү эшләре ныклап башкарыла. Зират коймалары яңартылды, яздан трактор белән буа ярлары ныгытылды, чүплек урыны эттертеп тәртипкә китерелде.
Күптән түгел Штәнде авылыннан Әрдәгешкә кадәр, шулай ук авыл урамына вак таш салып юлларыбыз ремонтланды. Бу эшне үзебезнең юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре башкарды. Барлыгы өч километр арада эш башкардылар. Без, олы яшьтәгеләр, бик шатланып, канәгатьләнү хисләре кичердек.
Авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә, Хакимият башлыгы Илгиз Субушевка, шулай ук Штәнде авыл биләмәсе хакимиятенә үзебезнең зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Аниф Кәлимуллин, авыл старостасы
Автор фотолары
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: