Барлык яңалыклар
Район сулышы
14 июнь 2021, 06:35

Урта Елга авылыннан умартачы Ямил Исламов район Сабантуенда мастер-класс күрсәтте

Урта Елга авылыннан утыз җиде еллык стажлы умартачы Ямил Исламов Балтачта үткән район Сабантуенда кунакларга һәм сабантуйчыларга осталык сәгате үткәрде.

Урта Елга авылыннан утыз җиде еллык стажлы умартачы Ямил Исламов Балтачта үткән район Сабантуенда кунакларга һәм сабантуйчыларга осталык сәгате үткәрде.
Ямил Нурислам улы умартачылар династиясеннән. Әтисе илле ел умартачылыкта эшләгән, Ямил абый инде кырык елга якын элекке “Сигнал” колхозының, хәзерге “Луч” җәмгыятенең умартачылыгында хезмәт сала, үзенең дә умарталыгы бар. Улы Азат Исламов ун елга якын Бүләк авылындагы шәхси умарталыкларында җәйләрен эш өстендә үткәрә.
Район Сабантуенда Ямил Исламов үз умарталыгының продукциясен дә тәкъдим итте. Теләүчеләр тузганак, чаган, тал балын, кәрәзле балны авыз итте, прополис, перга һәм башкалар турында остаздан күп файдалы мәгълүмат алды.
—Соңгы елларда чолыкчылык белән дә шөгыльләнә башладык. Анысы үзе бер кызыктыргыч та, мавыктыргыч та шөгыль, — ди Ямил Нурислам улы.
Автор фотолары
Читайте нас: