Район сулышы
22 июль 2020, 12:00

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында “Атна саен-бүләк” уены тәмам

“Балтач таңнары” гәзитенә алдагы яртыеллыкка язылган һәм еллык, редакцион пописка рәсмиләштергән абунәчеләр арасында оештырылган “Атна саен-бүләк” уенында 29 кеше бүләк иясе булды.

“Балтач таңнары” гәзитенә алдагы яртыеллыкка язылган һәм еллык, редакцион пописка рәсмиләштергән абунәчеләр арасында оештырылган “Атна саен-бүләк” уенында 29 кеше бүләк иясе булды.
Квитанция күчермәләрен редакциягә китергән балтачлылар арасында агымдагы яртыеллыкта үткәрелгән уенда 29 кешегә бәхет елмайды. Уен – уен инде, бәхетләрен сынап карарга теләгәннәр арасында кабат бүләк отучылар да булды.
Шулай итеп, бу юлы еллык подписка рәсмиләштергән — 6, “Сельэнерго” акционерлар җәмгыятендә эшләгән — 11, редакцион подписка рәсмиләштергән — 6 кеше һәм яртыеллыкка язылган алты кеше бүләкле булдылар.
Гәзитле дә, бүләкле дә булган дусларыбызны котлыйбыз, барлык абунәчеләрне алдагы уеннарда тагын да активрак булырга чакырабыз.
Читайте нас