Агымдагы елда да бу эш дәвам итте. Каргалы авылының Фрунзе һәм өлешләтә Үзәк, мәктәп урамнарына (600 метр арага) шулай ук ком түшәлде, бер урынга торба салынды. “Агропродукт” җәмгыяте Югары Кансөяр авылының Мәктәп урамына (450 метр арага) вак таш. Ком түшәп ныгыткан.
Тучыбай авылы халкы да быелгы җәйне озак хәтерләрендә саклар. Ниһаять, 1,7 километр озынлыктагы Колхоз урамының ике ягына канаулар ярылды, урам полотносы Иске Каргалы авылына чыга торган өлешне кертеп күтәртелеп, унике торба салынды, ак таш һәм ком түшәлеп, урам йөрерлек хәлгә китерелде.
Бу эшне районның чикләнгән җаваплылыктагы “Ремстройсервис” җәмгыяте эшчәннәре башкарган.
—Эш башында 75 КамАз автомашинасы ак таш Иске Янбай авылы карьерыннан уитерелде. Вил Шафиков җитәкчелек иткән җәмгыять эшчәннәре башкарган эш барышын мастер Рифат Хафизов контрольдә тотты. Юллар, урамнар торышын яхшыртуга алдагы елларда да игътибар бүленәчәк, — ди авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров.