Район сулышы
18 Июня 2020, 13:00

Балтач районы егетләре хәрби хезмәттән кайтты!

Ул көнне «Уфа» аэропортында кеше күп иде, кемдер очты һәм аны озаттылар. Әмма очрашучылар аеруча күп иде, алар зур булмаган төркемнәр белән басып торды һәм җәйге кырга карап, нәрсә турындадыр җанланып сөйләштеләр. Алар барысы да (шул исәптән мин дә) «Домодедово» аэропортыннан Мәскәү шәһәренә очкан «Мәскәү –Уфа» борты килүен көттем. Бу бортта йөрәккә кадерле кешеләр: уллары, оныклары, абыйлары, яраткан һәм гади дуслары – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең хәрби частьларында хезмәт итеп кайткан, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән солдатлар кайтты.

Һәм менә борт җиргә төште һәм безнең батыр солдатлар (30га якын кеше), иңнәрендәге сумкалары һәм йөзләрендәге елмаюлары белән каршыбызга килеп басты. Балаларның шатлык яшьләрен күреп, күзләребез чыланды. Чөнки бер ел элек без әле өлгерми калган сары кошларны озаттык, ә бүген безгә ышанычлы рәвештә канат ныгыткан лачыннар кайтты. Алар үзләренең ата – бабаларының эшен — Ватанны саклауны лаеклы дәвам иттеләр.
Алар арасында безнең кадерлеләребез, өч балтачлы: Айваз Солтанов, Денис Хәлиуллин һәм Эльвир Вәлиев та бар иде. 2009 елның 15 июнендә Түбән Кама шәһәренең машина төзелеше көллиятендә дүрт ел укыгач, егетләр РФ армия сафларына чакырыла һәм барысы бергә 3472 хәрби частьтә төрле роталарда хезмәт итәләр. Шулай да, кыенлыкларга карамастан, еш кына очрашырга, сөйләшергә, бер-берсенә ярдәм итәргә туры килә аларга. Өчесе дә ефрейтор чинында бик яхшы характеристикалар һәм грамоталар белән кайтты.
Балалар, сезне чын күңелдән демобилизацияләнүегез белән котлыйбыз! Сез Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәдегез! Сезнең кебек сакчылар ярдәмендә җирдә тынычлык хөкем сөрә.
Шундый искиткеч егетләр үстергән әти-әниләр алдында баш иик!
2019 елның 15 июне. Хәрби хезмәткә чакырылган көн...
Гөлнара Солтанова
Автор фотолары
Читайте нас