Район сулышы
11 Июня 2020, 08:00

Балтач районында асфальт капламлы юллар челтәре киңәя

Төзек юллар — тормыш иминлеге. Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 107 объект төзү һәм ремонтлау каралган. Юллар торышын һәм сыйфатын яхшырту буенча районда күләмле эшләр башкарыла. “Башкиравтодор” җәмгыятенең Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Флүр Фәзелькави улы АКБЕРОВ белән агымдагы елга планлаштырылган һәм әлеге көнгә башкарылган эшләр турында әңгәмәләштек.

Төзек юллар — тормыш иминлеге. Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 107 объект төзү һәм ремонтлау каралган. Юллар торышын һәм сыйфатын яхшырту буенча районда күләмле эшләр башкарыла. “Башкиравтодор” җәмгыятенең Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Флүр Фәзелькави улы АКБЕРОВ белән агымдагы елга планлаштырылган һәм әлеге көнгә башкарылган эшләр турында әңгәмәләштек.
—2020 елга идарә эшчәннәре алдында 135 миллион сумлык гомуми эш күләме, 15 мең тонна асфальт җитештерү планлаштырылган. Болар барысы да үзебез яшәгән район территориясендәге юддар (урамнар) торышын һәм сыйфатын яхшыртуга юнәлтелә.
Беренче июньгә 4,2 мең тонна асфалт җитештерелде һәм юлларга салынды (түшәлде) дә инде. Башкарган эшләребез халыкның күз алдында. Аерып алып карасак, Иске Балтач авылынның Кооператив урамы ремонтлана башланды, ул дәвам итәчәк. Совет урамы Иске Яхшый авылына кадәр эшләнде. 2нче Иске Балтач урта мәктәбе каршына тортуарлар белән булдырылган юл район үзәгенә яңа төс бирде.
Иске Балтач-Иванай-Көндәшле юлының начар өлешләрен өзек-өзек урыны белән асфальт салып эшләп чыктык.
Тутагач авылының Үзәк урамы тулысынча асфальтланды һәм урындагы халыкка уңайлыкларны арттырды.
Иске Балтач авыл биләмәсе аппараты биргән график буенча, урамнарда барлыкка килгән чокырларны асфальт белән ремонтлап барабыз.
Юл эшчәннәребез чит районнарга йөреп тә эшли. Шушы көннәрдә Балтач-Штәнде-Аскын юлы ремонтына күченәбез. Бу объектта да каты капламлы юл ремонтланачак. Алдагы айларда инде авыл биләмәләре линиясе буенча авылларда ком түшәп юллар эшлисе бар.
—Флүр Фәзелькавиевич, безнең халыкта чанаңны җәйдән әзерлә, дигән әйтем бар. Юл эшчәннәре дә сезон барышында агымдагы эшләр белән генә мәшгуль түгелдер...
—Әлбәттә. Бригада эшчәннәребез төрле объектларда сезон эшләрен җәелдергән бер вакытта, алда торган кышкы чорга әзерлек эшен башладылар. Юлларның хәвефсезлеген кайгыртып Бөре шәһәреннән тозлы ком катнашмасы ташыйбыз, 600 тонна запас булдырылды, бу эш дәвам итә.
—Асфальт заводы чималны җитештереп өлгерәме?
—Әйе. Иске Ямурза авылында урнашкан завод тулы куәтенә эшли һәм сыйфатлы чимал җитештерә. Үзебез эшләгән объектлардан тыш, Штәнде авылында төзелгән өр-яңа юбилей объекты — урта мәктәп бинасы территориясен төзекләндерү өчен төзүчеләрне асфальт чималы белән дә тәэмин итәбез.
— Сезон вакытнда юлчыларның эш сәгате кайчан башлана һәм тәүлекнең нинди сәгатендә тәмамлана?
—Идарәдә иртәнге 6.30 сәгатьтә оператив киңәшмә үтә һәм төгәл 7 сәгатьтә эшкә таралышалар. Безнең оешмада эшләү ансат түгел икәнлеге аңлашыла. Шундый зур күләмле эшне башкарып чыгу өчен һәркемнән җаваплылык, тырышлык таләп ителә. Эшкә бирелгән яшь егетләр алдык. Юл эшләү кебек җаваплы хезмәтнең нечкәлеген, асылын аңлап эшлиләр. Елның җылы чорында күбрәк юллар төзеп калырга кирәк. Шуңа күрә эшчеләрнең кадере дә бар.
Иртәнге сәгатьтән объектта эш башлап, җәйге эсседә кайнар асфальт белән эш итәләр. Тәүлекнең караңгы сәгатьләренә кадәр хезмәт салалар. Үзләренә һәм эшләрен аңлаган гаиләләренә бик рәхмәтлемен, иминлекләр телим. Тармакта көч салган һәр белгеч, һәр эшчебез уртак эшебезгә үз өлешен кертә. Салган тырышлыклары үзләренә дә куанычлар китерсен, халкыбызга да озак еллар хезмәт итсен!
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Газим ТАЛИПОВ фотолары
Читайте нас