Балтач районының Югары Иванай авылында табигый газ барлыкка килде
28 май көнне Башкортстанның газ тарату челтәре поселок эчендәге өч газүткәргеч белән тулыланды. Табигый газдан файдалану мөмкинлеген бу көнне Аскын районы Кашка авылы, Балтач районы Югары Иванай авылы һәм Тәтешле районының Югары Тәтешле авылындагы “Северный” микрорайонында яшәүчеләр алды. Поселокара газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 14 километрдан артып китте. Алар ярдәмендә газ белән тәэмин итү системасына биш йөздән артык йорт керә алачак.
28 май көнне Башкортстанның газ тарату челтәре поселок эчендәге өч газүткәргеч белән тулыланды. Табигый газдан файдалану мөмкинлеген бу көнне Аскын районы Кашка авылы, Балтач районы Югары Иванай авылы һәм Тәтешле районының Югары Тәтешле авылындагы “Северный” микрорайонында яшәүчеләр алды. Поселокара газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 14 километрдан артып китте. Алар ярдәмендә газ белән тәэмин итү системасына биш йөздән артык йорт керә алачак.
- Илдәге катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, газчыларның профессионализмы һәм ныклыгы аркасында без билгеләнгән вакытта өч районның торак пунктларында аеруча өстенлекле газүткәргечләр төзүне тәмамладык. Без ирешелгәннәрдә тукталып калырга уйламыйбыз. Алда әле халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм республикабыз халкы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән җитди проектлар күп, – дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Шамил Шәрипов.
Газлаштыру дәрәҗәсе буенча Башкортстан илнең күп төбәкләрен шактый узып ките. Бу күрсәткеч 82% ка җитте, планда – 90% ка кадәр җиткерү. Бу юнәлештә эш, һичшиксез, республиканың үсеш стратегиясе һәм Башкортстанны газ белән тәэмин итүнең Генераль схемасы нигезендә дәвам итә. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән тыгыз хезмәттәшлектә яңа газүткергечлер төзү буенча системалы эш алып барыла, газлаштырылган торак пунктлар саны арта, аерым категория гражданнарга төбәк бюджеты акчалары исәбенә газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру буенча адреслы финанс ярдәме күрсәтелә.
Шулай итеп, 2019 елда өстәмә рәвештә 386 км озынлыкта поселокара һәм поселок эчендәге газүткәргечләр төзелде, 6 яңа торак пункт газлаштырылды. Узган ел Яңа Александровка микрорайоынында газ бүлү станциясе белщн поселокара газүткәргечен төзү төгәлләнде. Бу Уфаның көньяк өлешенә газ резервын яңадан бүлүне тәэмин итү һәм, территорияләрне комплекслы үстерү планнарын исәпкә алып, газ белән тотрыклы тәэмин итүне гарантияләү мөмкинлеге бирде. Шулай ук Нефтекама микрорайоннарына поселокара газүткәргеч төзелеп, анда торак төзелеше актив алып барыла. Шулай итеп, 11,5 мең йортта яшәүчеләр газдан файдалану мөмкинлеге алды.
– Агымдагы елда без поселокара газүткәргечнең бер объектын төзеп бетерергә һәм 17 объектны проектлаштырырга планлаштырабыз, бу 53 торак пунктны зәңгәр ягулыкка тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук поселок эчендәге 22 объект төзелеше планлаштырылган. "Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры – “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыяте идарәче оешмасы, төбәк парламенты депутаты Альберт Локманов бер – бер артлы республика башлыгы куйган максатка якынлашабыз, - дип сөйли.
Төбәктә ташламалы категорияләрдәге гражданнарга торак йортларны газлаштыру өчен сертификатлар бирү актив тормышка ашырыла. Бүгенге көндә йортларга 1800 кеше газ кертә ала, 256 йорт бу мөмкинлектән файдалана алды инде. 2020 елда республика бюджетында бу максатларга 650 млн. сумнан артык акча каралган.