Балтач таңнары
0 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район сулышы
26 август 2019, 11:28
Көнтүгешләр оныклары өчен бәйрәм оештырды
Көнтүгеш авылында клуб хезмәткәре Асия Мостафина җәйге каникулларын зур әти, зур әниләре янында үткәргән оныклары өчен бәйрәм оештырды.
Көнтүгеш авылында клуб хезмәткәре Асия Мостафина җәйге каникулларын зур әти, зур әниләре янында үткәргән оныклары өчен бәйрәм оештырды.
Көнтүгештә туып-үскән, чит төбәкләрдә нигез корган яшьләрнең сабый һәм үсмер балалары августның кояшлы көнендә клубка җыелдылар. Асия Минислам кызы төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы бәйгеләр оештырды. Ераклардан кайтып җыелган теремек балалар җәй, авыл, терлекләр турында, урман, ялан, болыннардагы җанлы тормышны сурәтләгән матур шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, чәчәкләрдән композицияләр әзерләделәр.
—Әле кайчан гына үзебез тәгәрәп үскән тау битләрендә ай буе балаларыбыз күмәкләшеп балланып пешкән җиләк җыйдылар, йөгерә-йөгерә урманнардан гөмбә эзләделәр, шифалы үләннәр өзделәр. Бер-берсе белән дуслашып, алдагы җәйдә тагын кайтып җыелышырга, уку елы барышында социаль челтәрләрдә аралашып торырга сүз куеп таралыштылар. Безнең балаларны бергә туплаган, алар өчен матур чара оештырган авылдашларыбызга, бигрәк тә Асия апага зур рәхмәтлебез, — ди Нягань шәһәреннән кайткан ике бала анасы Рита Мәрданова (Ханипова).
Рита МӘРДАНОВА фотолары.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"