Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район сулышы
20 август 2019, 15:56
Балтачның гүзәл затлары “Чәчәкләр бәйрәме”нә җыелды
Ел саен районда үткәрелеп килгән “Чәчәкләр бәйрәме”ндә катнашучылар быел аеруча күп булды. Аерым гөлләмәләр тәкъдим итүчеләргә караганда, бу юлы предприятие, учреждение коллективлары арасында үзенчәлекле композицияләр әзерләп алып килгәннәр күп иде.
Ел саен районда үткәрелеп килгән “Чәчәкләр бәйрәме”ндә катнашучылар быел аеруча күп булды. Аерым гөлләмәләр тәкъдим итүчеләргә караганда, бу юлы предприятие, учреждение коллективлары арасында үзенчәлекле композицияләр әзерләп алып килгәннәр күп иде.
Махсус комиссия эшләр белән кат-кат танышканнан соң, композицияләрне аерым билгеләргә дигән карарга килде.
Фантазия, зәвык, матурлыкны күрә һәм башкаларга күрсәтә белү осталыгы — һәммәсе бар безнең халыкта. Иске Балтач 1, 2 санлы урта һәм башлангыч мәктәпләре, Көнтүгеш авылының “Аманат” фольклор коллективы, Мата авыл клубы, төньяк-көнбаты авыл хуҗалыгы колледжы, Иске Балтач авылындагы “Белоснежка”, „Буратино”, „Солнышко”, „Рябинушка”, Тушкыр авылындагы „Ромашка” балалар бакчалары, Штәнде урта мәктәбе, үзәк район дәваханәсе, балалар иҗаты үзәге, үзәк район китапханәсе, „Романтик” үсмерләр клубы, Богдан мәктәбе, Түбән Карыш авылыннан Лилия Фәүзетдинова, Иске Балтачтан Альбина Гыйләҗева, Түбән Карыштан Алсу Солтаншинаның композицияләре бәйрәмне оештыручыларның Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр арасында Театр елына, районыбының туган көненә, якын кешеләренең гаилә юбилейларына багышлап әзерләнгән комозицияләр бар иде.
Автор фотолары
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"