Балтач районы оешуның 89 еллыгы уңаеннан районда зур чаралар үтте. Аларда Республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачёв, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.
Балтач районы оешуның 89 еллыгы уңаеннан районда зур чаралар үтте. Аларда Республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачёв, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.
Район көне уңаеннан әзерләнгән тантана балтачлыларны район мәдәният сараена җыйды. Биредә кунаклар предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы кооперативлары, шәхси эшкуарлар катнашлыгында әзерләнгән бай күргәзмә белән танышты.
Тантанада катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Райондашларын алдагы елларда тагын да нәтиҗәлерәк эшләп туган җиребез данын арттырыга өндәде.
Константин Борисович Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның Балтач районы оешуның 89 еллыгы уңаеннан котлавын җиткерде. Республиканың социаль-икътисади үсешендә балтачлыларның да өлеше тоемлы булуын билгеләде һәм гасырга тиң тәҗрибәне арттырып киләчәктә Балтач районының тагын да ныклап үсүен теләде.
Районыбыз тарихындагы истәлекле көндә Константин Борисович бер төркем балтачлыларга республика оешуның 100 еллыгы уңаеннан булдырылган юбилей медальләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Көмьязы авылыннан Рифгат Даутов, Иске Балтачтан Рәфил Зарипов, Бигелдедән Газнәви Мусин, Иске Балтачтан Луиза Хаҗимуллина, Көнтүгештән Равил Якупов бар иде. Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушевага Константин Борисович республика Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Рәхмәт хатын тапшырды.