Балтач таңнары
+11 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
19 Августа 2019, 05:35
Балтачның гүзәл затлары чәчәк үстерә белә
Ел саен үткәрелә торган традицион „Чәчәкләр бәйрәме” алдыннан махсус комиссия Иске Балтач авылында яшәүче гүзәл затлар ихатасындагы гүзәллеккә сокланды.
Ел саен үткәрелә торган традицион „Чәчәкләр бәйрәме” алдыннан махсус комиссия Иске Балтач авылында яшәүче гүзәл затлар ихатасындагы гүзәллеккә сокланды.
Матурлыкка гашыйк Иске Балтач авылы гүзәл затларында фантазия, уңганлык, зәвык — һәммәсе җитәрлек.
Кемдер гладиолус чәчәгенең дистәләрчә төрен үстерсә, берәүләр лилияләргә, георгиннарга, розаларга, гортензиягә өстенлек бирә. Соңгы елларда петуниянең күп төре белән хәйран иткән ханым һәм туташлар да бар бездә.
Түтәлләрдәге, йорттагы тәртип, чисталык — һәммәсен игътибарга алды комиссия әгъзалары. Иске Балтач авылында гомер иткән Фәгыйлә Нәбиева йортындагы матурлыкны бүген сезгә дә тәкъдим итәбез, дуслар. Мондагы могҗизага тиң матурлыкка сез дә сокланыгыз.
„Чәчәкләр бәйрәме” иртәгә, 20 август көнне район мәдәният сарае янындагы үзәк мәйданда үтәчәк. Чәчәк гөлләмәләре, төрле композицияләргә бәйге оештырылачак.
Гөлфия Шәисламова фотолары.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"