Балтач таңнары
-9 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 июль 2019, 17:55
Балтач хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә әзерлеге тикшерелә
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә районның авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, районның дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов катнашлыгында оештырылган төркем әгъзалары авылларга чыгып хуҗалыклардагы урып-җыю эшләренә әзерлек торышы белән танышты.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә районның авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, районның дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов катнашлыгында оештырылган төркем әгъзалары авылларга чыгып хуҗалыклардагы урып-җыю эшләренә әзерлек торышы белән танышты.
Урыннарда булганда авыл хуҗалыгы техникасының, ындыр табакларының урып-җыю эшләренә әзерлеге, пар җирләрен эшкәртүгә игътибар ителде.
Районның баш агрономы Фәрит Солтанов белдерүенчә, район игенчеләре алдында 34 500 гектар мәйданнан өлгергән уңышны җыеп алу бурычы тора. Шуның 3100 гектар — уҗым, калганы сабанашлык культуралары. 7500 гектар мәйдан пар җирләренә калдырылган. Алдагы ел уңышы өчен 10 000 гектар мәйданга уҗым культуралары чәчеләчәк. Урып-җыю эшләренә күмәк һәм шәхси хуҗалыклардагы 47 берәмлек комбайн җәлеп ителәчәк.
Көннең беренче яртысында комиссия Штәнде авылындагы “Агропродукт” җәмгыяте, шәхси эшкуар “Ә. Хәмәдуллин”ның, Яңа Балтач авылындагы “И. Мәрданов”ның техникасы әзерлеге белән танышты, басуларын, ындыр табакларын карады.
Комиссия шулай ук “Луч” җәмгыяте эшчәннәре, шәхси эшкуар “Р.Хәйруллин”, “С. Шакирова”, “Правда” җәмгыяте, Балтач сорт сынау участогындагы эш торышы белән танышып әзерлекне бәһалады.
Әзерлек белән танышу барышында комбайннарга нагрузка зур булган хуҗалыкларга читтән ярдәм кирәк булачагы аңлатылды, мөмкинлеге булганнарга техника паркын тулыландырырга һәм яңартырга тәкдим ителде.
Якын көннәрдә басуларда өлгерү стадиясенә кергән арышны уруга төшәчәк Балтач игенчеләре.
(Тулы язма белән "Балтач таңнары" гәзите битләрендә танышырсыз).
Автор фотол
ары.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"