Балтач таңнары
+12 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
26 Июня 2019, 05:34
Иске Дүртекәй — Иске Кизгән авыллары арасындагы юл йөрерлек хәлгә китерелә
Сәйтәк авыл җирлегенә караган Иске һәм Яңа Дүртекәй авыллары арасы, Яңа Дүртекәйнең авыл эче комташ түшәп ныгытыла. Бу эш районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре көче белән башкарыла.
Добавить в предпочтительные источники Google
Сәйтәк авыл җирлегенә караган Иске һәм Яңа Дүртекәй авыллары арасы, Яңа Дүртекәйнең авыл эче комташ түшәп ныгытыла. Бу эш районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре көче белән башкарыла.
Иртәнге сигез сәгатьтән кичке егерме сәгатькә кадәр идарәнең куәтле КамАЗлары комташ ташый, грейдерчы Азиф Вәлиәхмәтов бушатылган материалны тигезләп таратып тора.
—Иске Дүртекәй — Иске Кизгән юлының 4 километр 200 метр арасы ремонтлана. Безнең бурыч — комташ салып юлны ныгыту. Урындагы әһәмияттәге юлларны тотуга бүленгән акчалар исәбенә эшләнә ул. Һава шартлары тотрыклы торса, берничә көннән төгәлләргә исәп тотабыз, — ди идарәнең баш инженеры Рамил Гыйльмияров.
Юлсызлык бәласе бу төбәктә яшәүче халыкның да чын мәгънәсендә үзәгенә үткән. Язгы-көзге чорда йөри алмаслык хәлгә килеп уңайсызлыклар тудыра.
—Сәйтәк белән Яңа Дүртекәй авыллары арасы эшләнүен дә халык түземсезлек белән көтә, — ди авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина.
Юл ремонты эшен идарә мастеры Дамир Хәмәтнуров контрольдә тота.
Автор фотолары.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"