Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Түбән Карыш төбәгеннән чыккан күренекле якташлар, кунаклар, авыл халкы катнашты.
Түбән Карыш һәм Анновка авылларыннан Бөек Ватан сугышына 266 кеше алына, шулар арасыннан 136сы яу кырларында батырларча башын сала, 130ы Бөек Җиңү яулап туган җирләренә аяк баса. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты буенча авылда яңа обелиск тергезү турында килешә түбән карышлылар.
Тамырлары шушы төбәктән булган шәхси эшкуар Илшат Миргазов, шулай ук Кизгәнбаш авылыннан Равил Гәрәев, “Иждрил” компаниясе генеральный директоры Фларид Фәйрушин, Денис Әхияров, Вил Шафиковлар зур спонсорлык ярдәме күрсәтә, авыл халкы, читтә яшәүчеләр актив кушыла.
Обелискта сугыш яланнарында ятып калганнар, Бөек Җиңү белән кайтканнар һәм хезмәт армиясендә катнашканнар — 300дән артык кешенең исеме мәңгеләштерелгән.
Түбән Карыш авыл җирлеге башлыгы Әнәс Шәяхмәтов авылдашларына, спонсорларга рәхмәт белдереп, ел саен авылларны яшелләндерү, төзекләндерү эшләрендә актив катнашырга чакырды, бу зур эшне башкарып чыгуда зур өлеш керткәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Әнәс Гасимҗан улын район Хакимиятенең Рәхмәт хаты белән билгеләде.
Балтач һәм Аскын районнары ахуны Рәфис Шәйхәйдәров авылда гомер итеп ахирәткә күчкән әрвахлар рухына Көрьән аятьләрен багышлады.
Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, БАССРның атказанган мәгариф хезмәткәре Яхия Мөниров, карышлыларның билгеле якташлары, спонсорлар чыгыш ясады, теләкләрен җиткерде. Ал тасманы район җитәкчесе Илгиз Субушев һәм олы кунаклар кисте.
Чараны шушы төбәктән чыккан район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов һәм район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова алып барды. Район мәдәният сарае үзешчәннәре музыкаль яктан бизәде.
Авылның уңган ханымнары мәйданда “солдат боткасы” пешереп чарада катнашучыларга тәкъдим итте.