Барлык яңалыклар
Район сулышы
18 июнь 2019, 12:30

Иске Балтачта күп фатирлы йортның подъездлары ремонтлана

Ел башыннан районда күп фатирлы йортлардагы подъездлар ремонтланачагы турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Иске Балтач авылының Киров урамындагы 11 санлы йортның ике подъезды ремонтлана башлады.

Ел башыннан районда күп фатирлы йортлардагы подъездлар ремонтланачагы турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Иске Балтач авылының Киров урамындагы 11 санлы йортның ике подъезды ремонтлана башлады.
Район Хакимияте башлыгының төзелеш, икътисад, тормыш яшәешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин белдерүенчә, Төбәк операторы аша финансланган программа чикләрендә тормышка ашырылган эшне башкаруга үткәрелгән тендерны Уфа шәһәрендәге чикләнгән җаваплылыктагы „СтройБирь” җәмгыяте җиңгән. Эшне шушы җәмгыять эшчәннәре, Иске Балтач авылы егетләре — штукатур-маляр һөнәрен үз иткән Ирас Фәизов белән Алексей Конев башкара.
—Ике подъездның да стеналарындагы таушалган штукатурка тулысынча кырып алынды, аннары өр-яңадан штукатурланды, тигезләнде, хәзер буйыйсы кала. Җитәкчелек даими рәвештә эш барышы белән кызыксынып тора, килеп эшебез белән таныша. Ремонтны тулысынча башкарып чыгар өчен җитәрлек материал белән тәэмин иттеләр. Күп дигәндә, бер атна эчендә үзебезгә йөкләнгән өлешне төгәлләргә исәп тотабыз, — ди Ирас Фәизов.
Подъездларда тәрәзәләр яңаларга алыштырылачак, идәнгә плитәләр җәеләчәк, баскычлар буялачак.
–Егетләр иртәнге сәгать белән киләләр, тыныч кына үз эшләрен башкаралар. Ремонттан соң подъездыбыз күпкә матурланыр, яңа төс алыр, дип ышанабыз, — ди шушы йортта яшәүче өлкән яшьтәге Венера Имамова.
Хәтергә төшереп үтик, Төбәк операторының күп фатирлы йортлардагы подъездлар ремонтын тормышка ашыруга юнәлтелгән яңа программасы 1924нче елга кадәр дәвам итәчәк.
—Иске Балтач авылындагы башка күп фатирлы йортлар да комиссия тарафыннан карап чыгылды. Ел саен аларда да подъездлар ремонты алып барылачак, — ди Шамил Мөккамил улы.
Автор фотолары.


Читайте нас