Барлык яңалыклар
Район сулышы
17 июнь 2019, 13:06

Сәйтәктә авылдашлар очрашты

Узган шимбәдә Сәйтәк авылында халыкның көтеп алган „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте.

Узган шимбәдә Сәйтәк авылында халыкның көтеп алган „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте.
Бу зур чараны Сәйтәк авыл җирлеге оештырды. Танылган җырчы — Татарстан Республикасыннан килгән Ирек Зариповның катнашуы бәйрәмгә кабатланмас бизәк өстәде.
—Шулай ук талантлы якташларыбыз да читтә калмады. Ринат Хәйдаров, Инзилә һәм Алсу Әхмәтсафиевалар, Гали Муллахмәтовның чыгышын халык алкышлап каршы алды, алкышлап озатты. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә спонсорларыбыз ярдәмен тойдык. Аларга да рәхмәт белдерәсе килә. Шхси эшкуарлар М. Хәйруллин, Г. Муллахмәтов, М. Садриев, У. Солтанов, Г. Гобәйдуллина, Л. Хөсәинова, шулай ук „Мичуринский” җәмгыяте бәйрәмне оештыруга зур өлеш керттеләр. Уеннарда актив катнашуыларга бүләкләр тапшырылды, — ди авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина.
Ильнара Шәйнурова җитәкчелегендәге „Созвездие” түгәрәгендә шөгыльләнүче үсмерләр дәртле биюләре белән программаны баетты.
Район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин бәйрәмгә җыелган халыкны район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләп алдагы көннәрдә бердәмлеккә өндәде.
Мәйданда уен-көлке, күңел ачу көнозыны тынмады. Урындагы халык, кайткан кунаклар бәйрәмнән рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты.
Эльза ФАЮРШИНА фотолары.







Читайте нас