Чокалы авылының халык телендә “Чабынлык аланы” дип йөртелгән төбәгендә бүген иртәдән җанлылык тынмады. Сәүдәгәрләр рәтләргә тезелешеп үз товарларын тәкъдим итәргә ашыкты, авыл халкы кунаклар каршыларга әзерләнде: самавыр кайнатып кайнар чәй өлгертте, тау итәгендә өстәлләр тезеп бәйрәмне якынайтты.
Бәйрәмгә авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң чит җирләргә юлланып, шунда бәхетләрен тапкан һәм озак еллар күрешмәгән сабакташлар, элекке күршеләр, башка авылларда, район үзәге Иске Балтачта яшәгән тамырлары Чокалы авылына бәйле авылдашлар һәммәсе җыелган иде.
300 елдан артык тарихка ия, районның борынгы авылларының берсе, мишәрләр нигез салган Чокалы авылының тарихы белән Иске Янбай авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Ахунов таныштырды.
Аннары авылны бар иткән нәселләр барланды, илебез тарихында теркәлгән канлы бәрелешләрдә кулларына корал тотып Ватаныбыз сагына баскан, илебез азатлыгы өчен башларын салганнар һәм туган җирләренә Бөек Җиңү яулап кайтканнан соң Чокалыны тергезүдә ару-талу белми көч салганнар барысы да искә алынды. Бүген арабызда булган тыл эшчәннәре — “сугыш чоры балалары” истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.
Авылда һәр башлангычны дөрес итеп кабул иткән һәм төрле яклап ярдәм күрсәткән активистлар район Советы Секретаре Расих Акберов кулыннан район Советының Рәхмәт Хатларын кабул итте, ә авылларны төзекләндерүдә, халыкны берләштерүдә башлап йөргән Рәзиф Мөбәрәк улы район Хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бәйрәмне район мәдәният сарае үзешчәннәренең музыкаль номерлары баетты.
Чара барышында авылның иң өлкән һәм иң яшь кешесе, иң матур, иң төзек йорт хуҗалары һәм башка бик күпләр хөрмәтләнде.
Иске Балтач мөхтәсибәте имам–мөхтәсибе Рәфис Шәйхәйдар үзенең тәбрикләү чыгышында Чокалы авылы халкының бетмәс бәрәкәтләрдә яшәвен, мондый чараларның тормышыбызда бәрәкәт һәм муллыкны арттыруын теләде.
Үз көннәрен үзләре күреп, читтә гомер кичергән авылдашлары белән бәйләнешне өзми, киресенчә, якыннан аралашып, бер-берсенә ярдәм кулы сузып яши бүген чокалылар.
(Тулырак язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз).