Барлык яңалыклар
Район сулышы
12 апрель 2019, 13:18

Балтачның егерме гаиләсе торак шартларын яхшырту хокукы биргән сертификатка ия булды

Бүгенге иртә районда шатлыклы вакыйгадан башланды. Район Хакимияте бинасының утырышлар залында егерме гаиләгә (яшь белгечкә) тантаналы шартларда торак шартларын яхшырту, торак төзелешен тәмамлауга дәүләт ярдәме алу хокукы биргән Сертификатлар тапшырылды.

2019 елга „Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт программасының „Башкортстан Республикасының авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” подпрограммасы чикләрендә биш граждан, унбиш яшь гаилә һәм белгечкә Сертификатларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.
—Сез туган районыгызның патриотлары. Районыбыз игелегенә көч саласыз. Яшьләр булса, районыбыз да яшәр, арытабан үсәр. Алдагы тормышыгызда сәламәтлек, корган нигезләрегезнең ныклы, игелекле булуын телим! — диде.
Илгиз Әхвәс улы белдерүенчә, киләчәктә районыбызда мондый бәхетле гаиләләр саны тагын да артачак.
Читайте нас: