Барлык яңалыклар
Район сулышы
18 март 2019, 12:00

Районда цифрлы телеканалларга күчү бара

Гәзит битләрендә хәбәр итүебезчә, быел Русиядә яшәүчеләр тулысынча сыйфаты буенча күпкә яхшырак цифрлы телевидениегә күчәргә тиеш. Бушлай 20 федераль каналга күчү эше июнь аена тәмамланачак. Сыйфатлы телевидение тапшыруларын караудан мәхрүм калмас өчен аерым категория гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Гәзит битләрендә хәбәр итүебезчә, быел Русиядә яшәүчеләр тулысынча сыйфаты буенча күпкә яхшырак цифрлы телевидениегә күчәргә тиеш. Бушлай 20 федераль каналга күчү эше июнь аена тәмамланачак. Сыйфатлы телевидение тапшыруларын караудан мәхрүм калмас өчен аерым категория гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Район территориясендә урнашкан авылларының күбесе цифрлы эфир телевиденисе зонасында урнашкан. Бу хакта гәзитебезнең 21нче санында дөнья күргән мәкаләдә аңлатып язылды. Мата авылы цифрлы телевидение тотмаган бердәнбер авыл. Штәнде, Әрдәгеш, Урта Елга, Яңа Яхшык hәм Көндәшле авыллары урыны-урыны белән яки өлешчә цифрлы эфир телевидениесе зонасы тоткан территориядә урнашкан. Цифрлы эфир телевидениесе зонасында яшәмәгән аз тәэмин ителгән гаиләләргә hәм пенсиясенә федераль социаль өстәмә алган пенисонерларга спутнике корамалларын сатып алуга hәм куюга дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Районда бу эш әлеге вакытта дәвам итә. Аз тәэмин ителгән гаиләләр, минималь пенсия алган өлкәннәрнең исемлеге барлана, авыл биләмәләрендә алардан гаризалар кабул ителә. Бу хакта безгә район Хаêимиятенең техник-программисты Дамир Әхәтов бәян итте:
—Цифрлы эфир телевидениесе тотмаган зонада урнашкан Мата авылында яшәгән 11 аз тәэмин ителгән гаилә hәм пенсиясенә федераль социаль өстәмә алган 34 пенсионер дәүләт исәбенә спутник корылмасын куюга дәгъва итә. Аларның гаризаларын җыелып, Уфага юлланачак. Спутник корылмаларын „Спутник телеком” акционерлар җәмгыяте эшчәннәре урнаштырачак. Өлешчә тоткан урыннарда яшәгән авылларда яшәүчеләр арасында 56 пенсионер, 23 аз тәэмин ителгән гаилә бу өстенлекләргә дәгъва итә. Моның өчен югарыда телгә алган оешма хезмәткәрләре урыннарга чыгып цифрлы телевидение тотамы — юкмы икәнлеген тикшерәчәк. Гомумән алганда, бүгенге көндә район территориясендә аз тәэмин ителгән 438 гаилә, өстәмә пенсиясенә федераль социаль түләү алган 860 пенсионер гомер кичерә. Әгәр дә алар приставкаларын 2019нчы елда сатып алган икән, шул акчаларны компенсацияләүгә дәгъва итә ала. Сораулар туган очракта авыл биләмәсе башлыкларына, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр hәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимовка, миңа мөрәҗәгать итә аласыз, — дип төгәллек кертте.
Эш вакыт таләп итә. Штәнде авыл биләмәсендә, мәсәлән, әлеге вакытта исемлек барлана. Алар арасыннан дәүләт ярдәменә дәгъва иткән категория гражданнар сайлап алына һәм ризалыклары буенча шәхси гаризалар кабул ителә.
Гомумән алып әйткәндә, цифрлы телеканалларга күчү буенча „кызу линия” эшли. 8-800-220-2002 телефон номеры буенча шалтыратып үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап ала аласыз. Шалтырату бушлай.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Читайте нас: