Кеше гомере һәрчак бәйрәмнәрдән генә тормый. Сау-сәламәт чакта һәркем бер хафасыз көн итә. Тик сәламәтлеге какшагач, адәм баласы аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Шул вакытта ак халатлыларның үз эшен яхшы белүе, шәфкатьлелеге ярдәме белән чир артка чигә, җиңелә.
Үзәк район больницасы баш врачының клиник-эксперт эше буенча урынбасары Рәмилә Сираҗетдинова өч дистә елга якын саулык сагында көч сала. Әңгәмәгә килгәч ирексездән врачка эштә бер минут тик тору тәтемәгәненә игътибар итәсең. Бүлмәсенең ишеге ябылмады, диярлек, ничәмә төрле сорау белән мөрәҗәгать итүченең үтенечен кире какмады. Төрле мәсьәләгә карата булган моң-зарларны тыңлап, һәркайсының уңай хәл итү юлларын эзләде. Эшләп йөргән авыруның эшкә яраксыз чорына бәйле документ хәле төгәллек таләп итә. Биредә миннән киткәнче хуҗасына җиткәнче төшенчәсе мөмкин түгеллеге көн кебек ачык. Эш сайлау киләчәкне билгеләүгә тиң шул...
Бөре районының Үгез авылы кызы медицина өлкәсен кече чактан үз итә. Абыйсы күп еллар йөрәк чиреннән интеккәнгә, яраткан сеңелесен врач һөнәрен сайларга күндерә. "Син мине дәвалап терелтерсең",— дигән ышанычын аклау форсаты тими. Айрат абыйсы нибары 25 яшендә фани дөньяны калдыра. Бу вакыйга дүрт бертуган өчен төзәлмәслек ярага әйләнә. Рәмилә тик яхшы билгеләргә өлгәшеп, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Биология буенча имтиханны "5" билгесенә тапшырып, медицина югары уку йортында зур конкурсны үтеп хыялына ирешә. Стипендия алып укыган студент 3нче курстан шәфкать туташы булып эшләп укый. Бу адымы һөнәрне урта баскычтан тирәнтен өйрәнергә этәргеч бирә. Булдыклы студент Башкорт дәүләт медицина институтының "Дәвалау эше" факультетын уңышлы тәмамлый. Сәйтәк авылы егете, курсташы Руфат Сираҗетдинов белән гаилә коралар. Энә артыннан җебе калмас, дигәндәй тормыш иптәше Руфат Зөфәр улының туган ягына яшь белгечләр эшкә юллана. Терапия бүлегендә врач, кардиолог, участок терапевты, үзәк район больницасы баш врачының клиник-эксперт эше буенча урынбасары вазифаларында көч салганда һәр эшенең асылын тирән аңлаган белгеч итеп үзен күрсәтә ала. Документ-кәгазь эшләрен төгәллек белән башкаруда аның булмышы. Ике дистә ел дәвамында ышанычны аклаган Сираҗетдинова үзе остаз инде хәзер. Төрле юнәлештә көчен сынаган врач янә замана таләбе буенча гамәли юнәлеш сайлый. Паллиатив медицинага хәзер илдә аеруча зур игътибар. Гомер өчен аянычлы чирләрне дәвалау, аларга психологик ярдәм күрсәтү, тормыш сыйфатын яхшыртудан гыйбарәт ул юнәлеш. Кире очракта чирленең күңеле кителүе бар. Яшәү белән үлем арасында көрәш баруга тиң очраклар белән эшләү ансат түгел, әлбәттә. Xезмәттәшләре белән киңәшләшү, уртак фикергә килеп эшләүне хуп күрә тәҗрибәле врач. "Чирне дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Әмма ни өчендер кеше көрчеккә килеп терәлгәч кенә сәламәтлегенең кадерле булуын исенә төшерә. Йөрәк, югары кан басымын игътибарсыз калдыру ярамый. Шул ук онкологик чирне тәүге стадияләрендә дәвалау нәтиҗәле. Участок терапевты, онколог анализга юнәлтә. Мондый тикшерүләр врач кирәк дип табып юллама бирсә – бушка, пациентның үз теләге белән булса түләүле эшләнә. Бу мәкерле рак авыруын кеше башта тоймый, ә вакыт узу белән хәле мөшкелләнә. Елына бер тапкыр онкомаркер- анализ бирергә авырсынмаска кирәк. Мәсәлән, һәр кеше СА19-9 (ашказаны асты бизе, бавыр), РЭА һәм яшерен кан булуга тизәк анализы( эчәклек), ир-ат ПСА (простата бизе), хатын-кызлар Са-125(аналык бизе), СА15-3 (сөт бизләре) анализларын бирсә ул яман чир булмавын беләчәк. 40 яшькә кадәр сөт бизләренә УЗИ үтү, ә өлкәнрәк яшьтә маммография үткәрү хәерле. Xатын-кыз елына бер тапкыр гинекологта , күренү кабинетында булуы, 20-30 яшьтәгеләр сыекча цитология анализы тапшыруы ташка басылган кагыйдәгә әверелсен иде. Xроник бронхит чире булганнар елына бер тапкыр рентген үтсә, ашказаны борчыганнар ФГС үтсә һич артык түгел. Сәламәтлеген һәркем үзе кайгырткан очракта отылмас. Ул бик кадерле хәзинә бит", — дип Рәмилә Назыйф кызы һәммәбезгә кисәтү ясады. Врач үз асылында кала. Гомер кадерен белергә чакыра. Олы яшьтә тормыш кадерен ачык тоясың шул. Кызлары Ләйсән, Лиана әти-әни һөнәрен сайламаганнар. Өлкәннәре ике югары белемгә ия: инглиз теле укытучысы эшеннән тыш икътисадчы һөнәрен үзләштергән. Кечеләре дә УДНТУны тәмамлап, икътисадчы хәзер. Икесе дә гаиләлеләр. Сираҗетдиновларга оныклары Каюмның тууы зур әни-зур әти булу бәхетен өстәгән. Икенче абыйсының улы Айрат та врач бүген. Кем белә, бәлки, киләчәктә оныклары алар үрнәгендә тылсымлы дәвалау юлын сайлар әле.