Барлык яңалыклар
Район сулышы
6 март 2019, 17:21

Штәндедә шәхси сектор карамагындагы тракторларга техник карау үткәрү турында сөйләштеләр

Штәнде авыл җирлеге торак пунктларында шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторларның 50 проценты гына хәвефсезлек нормаларына ярашлы файдаланыла. Бүген бу мәсьәлә киңәшмәдә тикшерелде.

Штәнде авыл җирлеге торак пунктларында шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторларның 50 проценты гына хәвефсезлек нормаларына ярашлы файдаланыла.



—Юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы законнар “кан” белән язылган дип дөрес әйтәләр. Транспорт белән бәйле фаҗигаләрдә никадәр кеше гомере өзелә. Ә бәхетсез очракларның күбесендә транспорт хуҗалары үзләре гаепле. Аварияләр еш очракта техниканы куллану барышындагы кимчелекләр белән бәйле. Трактор, үзйөрешле башка машиналар һәм тагылмаларны куллану күңелсез хәләргә китермәсен өчен дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе куйган таләпләр үтәлергә тиеш,—диде Балтач район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы, Айрат Галләмов, Штәнде авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар карамагындагы үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау оештыру мәсьәләләре каралган киңәшмәдә ясаган чыгышында.



Штәнде авыл җирлеге Хакимияте башлыгы Вадим Галиәкбәров билгеләвенчә, авылларда шәхси хуҗалыклар каравмагындагы үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмаларын куллану өлкәсендә кимчелекләр бар. Җирлеккә караган авыллардагы шәхси хуҗалыкларда 60 трактор һәм 16 берәмлек тагылма исәпләнә. Тик аларның 50 проценты гына кагыйдәләргә ярашлы файдаланылганлыгы мәгълүм. Ягъни 2018 елда 30 трактор хуҗасы һәм 8 тагылма милекчесе генә, транспорт һәм башка чарасын дәүләт техник күзәтчелегендә техник карау үткәртеп эксплуатацияләгән.





Теркәлгән үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмалар саны ягыннан Штәнде авыл җирлеге иң алда торган бермлекләрнең берсе. Ә транспорт чараларын хәвефсез куллануны тәэмин итү күрсәткече ягыннан “койрык”тагы берәмлекләр исәбендә. Шәхси хуҗалыклар карамагындагы үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрү нәтиҗәләре түбән булган авыл җирлегендә, техник күзәтчелеге инспекциясе эш планына ярашлы, транспорт хуҗалары белән сөйләшү-киңәшмә оештырыла. Штәнде авыл җирлегендә 2016 елда да мондый киңәшмә үткән иде. Моннан соң күрсәткечне беркадәр яхшыртуга ирешелгән булса, былтыр янә кире чигенү күзәтелгән.
Район буенча статистикага караганда 1169 трактор һәм тагылма исәпләнә. 810 трактор һәм тагылма шәхси секторда теркәлгән. 267 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма аграр сәнәгать комплексы карамагында. Оешма, предприятиеләр карамагында 92 берәмлек трактор, тагылма файдаланыла. Узган елда барлык үзйөрешле машиналарның һәм аларның тагылмаларының 74 проценты техник карау үткәрелеп файдаланылган. Шәхси сектордагы тракторларны хәвефсез файдалану мәсьәләсенә Богдан, Сәйтәк, Түбән Карыш авыл җирлекләрендә җаваплы карйылар. Киңәшмәдә Штәнде авыл җирлеге торак пунктларында яшәүче транспорт хуҗалары да дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе таләпләрен үтәргә тиешлегенә басым ясалды.
Ә трактор хуҗалары еш очракта автотранспорт өйри торган юлларга да чыга бит әле. Тиешле тәртиптә файдаланылмаган тракторны мондый юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре дә туктатырга мөмкин. Бу очракта тәртип бозучы протоколсыз котыла алмый.
ЮХИДИ Балтач бүлекчәсенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Рада Зарипова билгеләвенчә, былтыр районда барлыгы 5431 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. 16 берәмлек авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге транспорт чаралары хуҗаларына протокол төзелгән. Штәнде авыл җирлегендә 241 транспорт хуҗасына кимчелекләр өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре протокол төзегән. Моның 54е кагыйдәләрне тупас бозу очрагы. 5 очракта руль артындагы водительнең исерек хәлдә булуы ачыкланган. Күренүенчә, кимчелекләр яхшыга илтми. Былтыр Штәнде авыл җирлегендә ЮХИДИ линиясе буенча кагыйдәләр белән исәпләшмәүчеләр барлыгы 265 мең 65 сум штраф түләгән.
Ә дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе былтыр үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында төрле кимчелекләр өчен 68 транспорт хуҗасын, протокол төзеп, җаваплылыкка тарттырган.

Киңәшмәдә „Росгосстрах” җәмгыятенең Балтач бүлекчәсе начальнигы Борис Хәйруллин катнашты.
— ОСАГО—ул үзеңне иминиятләштерү. Кулыгызда полис бар икән, авариядә гаепле булган очракта сезне компания яклый. ОСАГО полисы булмый торып техник чарагызга карау да үткәртә алмыйсыз,—диде ул, үзйөрешле машиналар хуҗаларын ОСАГО мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырып.
Транспорт хуҗалары белгечләрдән үзләрен борчыган сорауларга анык җаваплар да алды.
Читайте нас: