Балтач таңнары
+24 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
4 Марта 2019, 12:06
Көндәшле авылында яңа обелиск эшләнәчәк
Яңа программа чикләрендә быел Көндәшле авылында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск эшләнәчәк һәм урнаштырылачак.
Яңа программа чикләрендә быел Көндәшле авылында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск эшләнәчәк һәм урнаштырылачак.
Әлеге мәсьәлә узган елның 4 декабре көнне үткән халык җыенында каралды. Җыенда 52 кеше, район Советы, район Хакимияте вәкилләре катнашты. Төрле фикерләр каралып, уртага салып сөйләшкәннән соң Көндәшле авылында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск эшләү һәм урнаштыру дөрес булачак дигән уртак фикергә киленде. Җыен барышында башкарасы эшне тормышка ашыруга җаваплы инициатив төркем сайланды. Аның составына авылдагы иң актив кешеләр кертелде.
Бу яңа проектның кирәклеген, әһәмиятен халык аңлады. 2016 елда нәкъ шушы проект ярдәмендә Көндәшле авылының Тау ягы зиратының рәшәткәләре яңартылды. 2018 елда Курач авылында буа эшләнде. Буа тирәсе быел „Реаль эшләр” проекты буенча төзекләндереләчәк.
Уйланган эшләр барысы да тормышка ашар, дип уйлыйм.
Нәфис ХӘМӘТНУРОВ.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"