Барлык яңалыклар
Район сулышы
28 февраль 2019, 16:32

Балтач районы җитәкчеләре Чайковский медкөллиятендә укучы райондашларыбыз белән очрашкан

Балтач районы Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов һәм үзәк район больницасы баш врачы Айдар Хәмәтов Чайковский медицина колледжында Балтач районыннан укучылар белән очрашкан.

· Балтач районы Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов һәм үзәк район больницасы баш врачы Айдар Хәмәтов Чайковский медицина колледжында Балтач районыннан укучылар белән очрашкан.

Чайковский медицина колледжы сәламәтлек саклыгы учреждениеләре өчен медицина белгечләре әзерләүче уку махсус урта белем бирү уку йортлары арасында әйдәүче урыннарның берсен тота.
Шәһәр Иске Балтачтан 180 километр ераклыкта урнашкан. Транспорт бәйләнеше ягыннан кыенрак булса да районыбыздан бу уку йортында белем алучылар бихисап. Бүген биредә өч дистәдән артык кыз һәм егет шәфкат туташы, медбрат белгечлеген үзләштерә.
Үзәк район больницасындагы урта звено кадрларының күп өлешен Чайковский медицина колледжын тәмамлаучылар тәшкил итә.Һөнәри юнәлеш билгеләнешендә эш алып бару планына ярашлы, кичә Балтач районы Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов һәм үзәк район больницасы баш врачы Айдар Хәмәтов Чайковский медицина колледжында Балтач районыннан укучылар белән очрашкан.
Очрашу барышында җитәкчеләр студентларга булачак белгечләрне эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләгәннәр.
Мәгълүмат Балтач район Хакимиятенең Инстаграмдагы битеннән алынды.
Читайте нас: