Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 февраль 2019, 17:46

Иске Балтач егете Илһам Нурисламов иңбашында озакламый лейтенант погоннары урын алачак

Иске Балтач егете Илһам Нурисламов офицер дәрәҗәсенә күтәрелергә бер адымда тора.

Иске Балтач егете Илһам Нурисламов офицер дәрәҗәсенә күтәрелергә бер адымда тора.


Мәктәптә чакта һәркем киләчәген билгели. Ул вакытта нинди һөнәргә тукталуны беркем төгәл әйтә алмый. Юллар күп, һәркайсы буенча атласаң да отарсың кебек.
Илһам Нурисламов Иске Балтач 2нче санлы урта мәктәбен тәмамлаганда укытучысы Наил Xәсәнов киңәшенә колак сала. "Xәрби һөнәрен сайлаганнар бар булмышын салып эшләве билгеле. Монда эшкә сүлпән караш булуы мөмкин түгел. Тырышлыкның нәтиҗәсе тоемлы. Киләчәктә фатирлы да, акчалы да була хәрбиләр", — дип укучылары алдында чыгыш ясаганда бу эш өстенлекләренә шулай күндерә ул. Илһам исә Бөек Ватан сугышы ветераны, зур әтисе Әдип Җиһанур улы сөйләүләреннән ил сакчысы абруе турында ишетеп белә. Мәктәпне тәмамлагач, 2015нче елда, ул Пермь хәрби институтының техник тәэминаты факультетына укырга керә. Укырга кергәнче үк физик күнегүләр, спортка игътибарын көчәйтә. Беренче курста укыганда бигрәк тә ир-атларга хас ныклылык барлыкка килүен ата-аналары билгели. Туган якка сирәк кайтуы иң элек кыен тоелса да күнегеп китә. Техник юнәлешне тирәнтен өйрәнү һич ансат түгел. Киләчәктә инженер буларак техниканы биш бармагы кебек беләчәк егеткә таләпләр катгый. Шуңа эшенең бар таләпләренә җавап бирерлек белгеч булып танылырга тырыша. Әтисе Рифат Әдип улы төбәк участковые булып хезмәт итеп зур тәҗрибә туплаган. Погонлылар хезмәт төшенчәсен яхшы аңлый.
Гаиләдә беренче бала Илһам әнисе Рита Әсхәт кызының ышанычын аклыйсы килә. Сеңелесе Лилия өчен өлге булу да шатлыклы. Каникул вакытында кайткан арада да тик ял итүне алга алмый ул. Йөгерә, турникта күнегүләр эшли.
Сайлаган һөнәрендә үз сүзен әйтеп, үз юлын табар таләпчән якташыбыз.
Читайте нас: