Барлык яңалыклар
Район сулышы
19 февраль 2019, 12:21

Балтачта күп фатирлы йортлар ремонтланачак һәм төзекләндереләчәк

Республикада идарә итүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле республика үзәге вәкилләре катнашлыгында „Управдом” форумы үтә. Аның утырышларында күп фатирлы йортлар подъезды ремонтына, йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләр карала.

Республикада идарә итүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешма, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле республика үзәге вәкилләре катнашлыгында „Управдом” форумы үтә. Аның утырышларында күп фатирлы йортлар подъезды ремонтына, йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләр карала.
Район Хакимиятенең утырышлар залында балтачлыларның „Управдом” форумында урында яшәүчеләр һәм идарә итүче, ресурслар белән тәэмин итүче оешма вәкилләре катнашты.
Бүгенге көндә районда күп фатирлы 22 йорт исәпләнә. Алар барысы да Иске Балтач авылында урнашкан һәм күпчелегенә капиталь ремонт, йорт яны территориясен төзекләндерү таләп ителә. Район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш, яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин „Заманча шәһәр мохите булдыру”, „Башкорт йортлары” дигән дәүләт программалары турында сөйләде. Нәкъ алар ремонтка кагылышлы күп санлы мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтә.
Шамил Мөккамил улы белдерүенчә, 2019—2023 елларга исәпләнгән программалар чикләрендә Иске Балтач авылында „Дуслык” аллеясе булдыру, 2019 елда Комсомол урамындагы дүрт күп фатирлы йорт территориясен төзекләндерү һәм Киров урамындагы бер йортның подъездларын ремонтлау планлаштырылган.
Утырыш барышында йортларда яшәүчеләр белән йортларны һәм подъездларны ремонтлауга, шулай ук йорт тирәләрен төзекләндерүгә бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу оештырылды, программаларда катнашу килешенде. Агымдагы елда Киров урамында урнашкан 11 санлы күп фатирлы йортның ике подъезды, ә 2023 елга кадәр, таләп ителгән барлык подъездлар ремонтланачак.
Утырыш барышында күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр һәм муниципаль дәрәҗәдә үткән форумның соңында Комсомол урамындагы 19, Киров урамындагы 6 һәм 13 санлы күп фатирлы йортларның подъездлары торышын тикшерү өчен күчмә комиссия оештырылды.
Утырыш эшендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты. Республикада җәелдерелгән масштаблы эш барышында райондагы күп фатирлы йортларны берлектә матурларга, төзекләндерергә, яшәгән төбәгебез киләчәге өчен бмитараф булмаска чакырды.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: