Барлык яңалыклар
Район сулышы
19 февраль 2019, 13:10

Балтач юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен кар-бураннар сыный

Район юл төзү hәм ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре 423 километр озынлыкта юлларны хезмәтләндерә. Кышның соңгы ае явым-төшемгә бай килде. Кар-бураннар мәшәкатьләр өстәп торуга карамастан, юллар өзеклеге булганы юк.

Район юл төзү hәм ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре 423 километр озынлыкта юлларны хезмәтләндерә.

Аларны вакытында кардан чистарту, тәртиптә тоту биредә көч салган тракторчылар, водительләр иңнәренә салынган.
Кышның соңгы ае явым-төшемгә бай булды. Йорт-кураларыбыздан карларны чистартып бетереп өлгермибез, янә буран чыга. Юлчылар өчен үтә мәшәкатьле вакыт бу. Тракторчылар иртән, сәгать биштән, трассаны кардан чистартырга юлланалар. Буранлы көннәрдә 16 берәмлек техника юлга чыккан. Юлларга тоз сибү дә алар иңендә.
Барлык эшләр биредәге тәҗрибәле эшчеләр көче белән башкарыла. БР атказанган төзүчесе Фәнил Вәлиәхмәтовның хезмәт стажы— 40 ел. Юл төзү hәм ремонтлау идарәсендә 1988нче елдан алып эшли. Утыз бер ел дәвамында К-700 тракторын йөгәнли. Шунысын аерым билгеләргә кирәк, өч дистә елдан артык ул бер үк тракторны хезмәтләндерә. Техникасы иске, аны вакытында ремонтлап, карап торырга кирәк. Тырыш, кушканнарны вакытында hәм оператив башкара, диләр аның турында. Тракторчы Арсений Янситов та 10 елдан артык биредә эшли. Кышын К-700 тракторында юлларны кардан чистартса, язын hәм җәйләрен МТЗ-80 тракторында юл читендәге чүп үләннәрен чаба. Ел әйләнәсенә иртә таңнан эштә ул. Грейдер машинисты Азиф Вәлиәхмәтов, водитель Фәнил Садретдинов, яшь кадрлардан— тракторчы Николай Зайдуганов, экскаваторчы Илшат Әхтәриевлар тырыш hәм җаваплы хезмәткәрләр сафында. Мастерлар Ридаль Хафизов, Артур Абулкарамовлар җитәкчелегендә төрле эшләр башкаручылар Флүр Ямалтдинов, Илдус Шакиров, Илдус Шәйнуров, тракторчы Вадим Әхтәриев, тракторлар чистарта алмаган урыннарда эшлиләр, юл буйларында, тукталышлардагы чүп-чарны чистарту белән мәшгульләр.
Әлеге мәлдә асфальт-бетон заводында да эшләр тукталмый. Дүртөйле шәhәреннән —комташ, Куядыдан вак таш ташыйлар. Завод мастеры Ришат Әхмәтов җитәкчелегендә эшчеләр Владимир Хазиев, Вениамин Фаюршиннар да үзләренең эшләрен тырышып башкаралар.
Район юл төзү hәм ремонтлау идарәсенә яңа җитәкче билгеләнүенә 1 айдан артык вакыт узды. Яңа җитәкче Флүр Акберов бу өлкәдә беркадәр тәҗрибә туплаган кеше. Флүр Фәйзелкави улы 7 ел районның юл төзү hәм ремонтлау идарәсендә өлкән механик булып эшли. Шәвúяды авыл биләмәсе башлыгы вазифасын 7 ел башкара. Югары техник белемгә ия. Агымдагы ел башыннан бирегә җитәкче итеп тәгаенләнә.
— Биредәге эшчеләрнең күбесе хезмәтенең асылын белгән, җаваплы кешеләр. Байтагы белән элек бергә эшләдек. Эшли башлаган көннән алып бураннар туктамады. Водительләр, тракторчылар иртә таңнан hәрберсе үзенә билгеләнгән участокка юнәлә. Техника паркын яңартырга исәп тотабыз. Грейдер, Т-170 тракторына hәм КамАЗ машиналарына заявка бирдек, — ди районның юл төзү hәм ремонтлау идарәсе начальнигы Флүр Акберов.

Яңа җитәкче зур тәҗрибәгә ия hөнәрманнарны да мактап телгә алды. Өлкән инженер Рәмил Гыйльмияров, производство-техник бүлеге инженеры Рөстәм Галиханов, гараж мөдире Ришат Гаттаровлар озак еллар дәвамында үз эшләренең нечкәлекләрен төгәл үтәгән кешеләр буларак танылганнар.Өлкән бухгалтер Асия Локманова исәп-хисап эше төгәл барсын өчен зур тырышлык сала. Бухгалтерлар Миләүшә Хәлитова— 30 елдан артык, Рәсилә Әюпова 20 елдан артык идарәдә җаваплы эш башкаралар. Көндәлек тынгысыз эшләре уртак хезмәт җимешен тәшкил итә. Такыр юллар берничә звено хезмәткәрнең тырышлыгына бәйле.
Читайте нас: